Арчада күпкатлы йортлар саны көннән–көн арта. Аларга күз дә ияләште инде. Шулай тиеш дип кабул итәбез. Чөнки санаулы гына вакыт үтә, шул арада бер йорт калкып та чыга. Ә менә Арчаның нәкъ үзәгендә урнашкан йорт күпләрдә кызыксындыру уята.
Роспотребнадзор идарәсе Арча, Биектау районнары буенча территориаль бүлегендә яңа образец купюраларнын кабул итмәү очраклары буенча кулланучылар өчен кайнар линия эшли.
Быел җөмһүриятебездә Футбол буенча дөнья чемпионаты FIFA-2018 үткәрелү чорында кунакханәләргә урнашу бәяләренең дәүләт тарафыннан көйләнүе каралган. Максималь бәяләр дәүләт карары (10.02.2016.№89) белән расланган.
Арча педагогика көллиятендә III Халыкара фәнни–практик конференция булды. Бу юлы ул “Белем бирү мәйданында толерантлык тудыру. Мәдәниятара коммуникация” дигән темага багышланды.
– Бу чараны без ел да үткәрәбез. Педагоглар өчен тәҗрибә уртаклашу, аралашу мәйданчыгы ул. Ә толерантлык бүгенге көндә иң мөһим проблемаларның берсе, – диде Арча педагогика көллияте җитәкчесе Гөлнара Гарипова конференциянең пленар утырышында. – Җиде илдән (Россия – Татарстан, Башкортстан Республикалары), Таҗикстан, Казахстан, Америка Кушма Штатлары, Куба, Кытай, Иран) 500 заявка килде. 16 секция эшләячәк.
27 гыйнварда “Кырлай” ширкәтендә хуҗалык җитәкчеләре белән семинар–киңәшмә үткәрелде. Анда авыл хуҗалыгы һәм азык–төлек идарәсе җитәкчесе Ренат Гатиятов катнашты.
27 гыйнварда Казанда Н. Җиһанов исемендәге «Җиһанов – Vivo» III Республика бәйге-фестивале узды. Бәйгедә Арча балалар сәнгать мәктәбенең фортепиано бүлеге укучылары да актив катнашты
28 гыйнварда Казан шәһәрендә "Казан салават күпере" исемле Халыкара фестиваль узды.
Төне буе дулаган буран иртән дә тынарга уйламый. Кичтән Апазга баруны планлаштырган идек. Бер нигә дә карамый юлга чыгарга булдык. “Әйбәт көнне бар кеше дә йөри, менә шундый көнне йөрергә кирәк” , – дип, көлешеп тә алдык. Бер радионың алып баручысы да әнә: “Кыш буранлы була инде ул”, – ди.
Ул берүзе әллә ничә төрле хезмәт башкара: Арча районының Иҗтимагый совет рәисе, Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкилнең Арча районында җәмәгать ярдәмчесе һәм “Бердәм Россия” партиясенең Арча җирле бүлекчәсе башкарма комитетының баш белгече. Ул дигәнем, Ринат Һидиятов.
Кеше китә, җыры кала, диләр. Бу сүзләр районда эшмәкәрлекне беренчеләрдән булып башлап җибәргән, халыкка, районга бүген дә игелекле хезмәт күрсәтүче “Металл” ширкәтен оештырган нәкъ Фәнил Гарәфиев турында әйтелгән кебек. Арабыздан мәңгелеккә киткәненә дә шактый еллар инде, ә аны һаман юксыналар, аның истәлегенә спорт ярышлары үткәрәләр, гаиләсе, туганнары, дуслары сагынып искә алалар.