ЯҢАЛЫКЛАР


22
февраль, 2017 ел
чәршәмбе

17-19 февральдә Казанда баянчы һәм аккордеончыларның "Аккордеон феериясы" IV Халыкара фестиваль-бәйгесе үтте. Бәйгедә катнашучылар Россиянең төрле төбәкләреннән – Мәскәү, Пермь. Орск, Пенза, Түбән Новгород шәһәрләреннән, Башкортстан, Удмуртиядән килгән, шулай ук Казанның үзеннән дә бар иде. Фестивальдә катнашып, Арча балалар сәнгать мәктәбе укучысы Илназ Баязитов (укытучысы Гайфуллина Г.З.) II дәрәҗә дипломант исеменә лаек булды. Җиңүе белән ихлас котлыйбыз һәм алга таба да уңышлар телибез!


21
февраль, 2017 ел
сишәмбе

Берләшкән Милләтләр оешмасы (БМО) карары буенча 21 нче февраль Халыкара туган тел көне буларак билгеләнеп үтелә. Һәркем өчен дөньядагы барлык телләр арасында иң кадерлесе- тәүге кабат сөйләшә башлаган ана теле.

17 нче февраль көнне Чебоксар шәһәрендә Чувашстан беренчелегенэ ачык бочче ярышлары булды. Ярышта Татарстан һәм Чувашстаннан 43 спортчы катнаштыАрча районынынң данын Укучылар Сарае командасы яклады

Арча  Укучылар  сараеның  «НУР”  балалар  телерадиостудиясе  Казан  шәһәрендә  уздырылган  “Ватан  сакчылары – 2017”   кинофестивалендә  катнаштылар. 

18-19 февраль көнне Арча укучылар Сараеның укучылары Балык Бистәсе районында уткәрелгән  Судомодельләштерү спорты буенча Республикакуләм уткәрелгән ярышларда катнашып кайттылар.

Шимбә, 18 нче февраль көнне, Арча өченче номерлы мәктәпнең  2- 6 сыйныф  укучылары укытучылар белән берлектә Арча стадионында ГТО нормаларын тапшырды. Чара бик күңелле итеп оештырылган иде.


20
февраль, 2017 ел
дүшәмбе

2017 нче елның 20 февралендә Арча “Мәрхәмәтлек үзәге”нең гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлеге социаль педагоглары яшүсмерләр өчен “Армия бәйрәме” дигән мәдәни-күнелачу чарасы үткәрделәр.

Арча халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү “Мәрхәмәтлек үзәге” хезмәткәрләре Арча педагогия көллияте волонтерлары белән берлектә өйгә барып социаль хезмәт күрсәтү бүлегендә карауда торучы ир- атларны Совет Армиясе көне белән котладылар.

17 февраль көнне Арчаның  Үзәк стадионында Арча районы белем бирү уку йортлары укучылары арасында чангы дистанцияләрендә туриз ярышлары булып узды.  Ярыш яшь узнчәлекләренә карап, ике төркемгә булеп уткәрелде: кече төркем (2001-2002 елгы укучылар), өлкән төркем (2003-2004 нче елгы укучылар).

9-19 февраля 2017 года  на базе  олимпиадного центра г. Казани состоялся заключительный этап республиканской олимпиады по  татарскому языку и литературе.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International