20 ноябрьдә сәгать 11дә Арча Мәдәният йортында кызыксынучылар, яшьләр, эшмәкәрләр өчен “Бизнес–десант” дигән укулар булачак. Семинарда катнашучыларга бушлай бизнес–идеяләр бирелә. Алар алдында тәҗрибәле бизнес–тренерлар чыгыш ясап, кризис вакытында маркетинг серләре, тендер закончалыгы, салым түләү нечкәлекләре белән таныштырачаклар. Өстәмә мәгълүматны 3–06–44 телефоны буенча алырга була.
“Казан арты” тарих–этнография музеенда имин булмаган һәм аз керемле гаиләләр проблемаларын чишүдә социаль хезмәткәрләр, педагоглар, психологлар тарафыннан ярдәм күрсәтү буенча республика семинары булды. Анда Татарстан Республикасы буенча хезмәт, мәшгульлек һәм социаль ярдәм министры урынбасары Ирина Абдреева, социаль хезмәт күрсәтү өлкәсендә Республика мәгълүмати–методик үзәк директоры урынбасары Ирина Чигарова, үзәкнең апробация һәм инновацион технологияләр кертү секторы җитәкчесе Татьяна Палачева, психологы Ариф Шыхалиев катнашты. Семинарда районнардан килгән социаль педагоглар чыгыш ясады, үз тәҗрибәләре белән уртаклашты. Аны тыңлаганнан соң фикер алышулар булды.
“Арча” спорт мәктәбендә 2000–2001 елларда һәм 2001–2003 елларда туган кызлар һәм егетләр арасында ярыш булды. Спорт мәктәбе беренчелегенә үткәрелде ул. Барысы 50 яшүсмер катнашты. Программага 50шәр метрга йөзүнең 4 төре һәм комплекслы йөзү (4х25) кертелде.
Иң көчле йөзүчеләр менә кемнәр булды: Данил Зәйнуллин (Ташкичү мәктәбе), Арчаның 1нче мәктәбеннән Әнвәр Баһаветдинов, Азамат Мозаффаров, Гүзәл Газизова, Дарина Майорова – барысының да тренеры Гүзәл Мозаффарова, тренер Илшат Габдрахмановта шөгыльләнүче Гүзәл Газизова (1нче мәктәп), Зөлфия Хәкимова (2нче мәктәп).
Җиңүчеләр грамота һәм медальләр белән бүләкләнде. Аларны Казанда узачак республика беренчелегенә ярышлар көтә.
20 ноябрьдә сәгать 9дан 11гә кадәр Совет мәйданы, 14нче йорт адресы буенча Балаларга хокук ярдәме күрсәтү көне кысаларында ятим, әти-әнисез калган балаларга; үз гаиләләренә тәрбиягә әти-әнисез калган бала алырга теләүчеләргә; инвалид балаларга; аларның законлы вәкилләренә хокук ярдәме күрсәтелә.
21 ноябрьдә “Сәламәтлек“ спартакиадасы кысаларында Арча шәһәре стадионында урнашкан шахмат һәм шашка йортында предприятие, оешма һәм учреждениеләр арасында шашка буенча район беренчелеге була. Сәгать 10да башлана.
Арча муниципаль район башкарма комитеты 2016 елга районда шәһәр һәм шәһәр яны пассажир транспорты маршрутларына хезмәт күрсәтүгә хуҗалык итүче субъектларны сайлап алу буенча ачык конкурс игълан итә. Конкурс документлары белән Арча муниципаль район сайтында http://arsk.tatarstan.ru танышырга мөмкин.
Апаз авыл җирлеге башлыгы Ринат Садыйков Хәсәншәех хоккейчылар командасының күрше Әтнә, Балтач, хәтта Арча командасын җиңүләре турында әйткәч, команданың үзен күрәсе килде. Кичке сәгать 9нчы яртыга Боз сараена хоккей уйнарга киләселәрен белгәч, шунда киттем.
Беренче очрашуыбыз булса да, егетләр белән күптәнге танышлар кебек аралаштык. Телләрендә уен-көлке, җитдилекләрен дә югалтмыйлар. Арадан берсе:
— Кем әйтте сезгә безнең турында язарга? – дип кызыксынып алды.
— Беркем дә әйтмәде, үзем килдем, — дидем.
Транспорт чараларын теркәү, машина йөртү таныклыгы алу өчен кабул итүгә ЮХИДИнең Арча бүлекчәсенә (башкаларына да) Бердәм дәүләт хезмәте порталында – www.gosuslugi.ru сайтында алдан язылырга мөмкин. Моның өчен порталда теркәлергә, тиешле мәгълүмат тутырырга, кызыксындырган хезмәтне сайлап, ЮХИДИ бүлекчәсенә гариза язарга кирәк. ЮХИДИнең барлык төр хезмәтләре, адреслары, эш графиклары турында да әлеге порталда, шулай ук Россия автоинспекциясе сайтында (gibdd.ru), Татарстан Республикасының дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталында (www.uslugi.tatarstan.ru) белергә була.
31 нче октябрьдэн алып 2 нче ноябрьгэ кадэр Казан шэхэрендэ «Viva music» дип аталган VII Халыкара музыка бэйгесе булды. Анда Арча балалар сэнгать мэктэбе укучылары да катнашты.
Кузнецов Вадим гитарада III урын алды( укытучысы Алеева М.Т.)
Нигмэджэнова Рузиля фортепианодан рэхмэт хаты белэн булэклэнде ( Укытучысы Галеева К.Ф.)
Катнашучыларны хэм аларнын укытучыларын унышлары белэн котлыйбыз,аларга килэчэктэ ижади унышлар телибез.
Сарай-Чокырча фермасына килүгә андагы кешеләр күплегенә игътибар иттем.
— 31 кеше эшли монда, — диде ферма мөдире Рифат Гыйлаҗев. — Авылның үз кешеләре генә җитми, Курсадан да килеп эшлиләр.
Заманында Корайваннан да күпме халык шунда төшеп эшли иде. Балык күле төзелгәч көймәдә йөзеп тә йөрделәр әле. Корайванның үзендә дә фермалар калмаган хәзер. Ә менә Сарай-Чокырдадагысы гөрләтеп яши. Ишекне ачып керүгә яктылык, чисталыктан күзләр камашып китә. Сыерлар да ялт иткән.