ЯҢАЛЫКЛАР


13
ноябрь, 2015 ел
җомга

Муниципаль район башлыгы урынбасары Любовь Осина 12 ноябрьдә Арча шәһәрендә яшәүче Зәйтүнә Әхмәтҗанованы 90 яшьлек юбилее белән котлады, аңа Россия Федерациясе Президенты Владимир Путинның, район башлыгы Илшат Нуриевның Рәхмәт хатларын, бүләкләр тапшырды.

Зәйтүнә апа Наласа авылында күп балалы гаиләдә туган.

— Җиденче сыйныфны тәмамлауга окоп казырга җибәрделәр, — дип сөйләде ул. — Аннан яшегез җитми дип кайтарып, урман кисәргә куштылар. Ике кыз кул пычкысы белән кочак җитмәслек юан агачлар кистек.

Россия Эчке эшләр министрлыгының Арча районы буенча бүлеге ел да һөнәри бәйрәмнәре – Россия эчке эшләр органнары хезмәткәрләре көнен Мәдәният йортында зурлап үткәрә.

Кичә юлларда иминлек сагында торучы ЮХИДИ хезмәткәрләренең көндәлек эшләрен чагылдырган видеофильм белән башланып китте.

– Видеофильмнан күренгәнчә, кич, көндез, эш көне, ял, бәйрәм, кар, яңгыр, дип тормый, сез юлда. Хезмәтегез авыр, сүз дә юк. Шул ук вакытта кыскартулар бара. Җаваплылык арта, хезмәткәрләр саны кими. Барлык авырлык калганнар җилкәсенә төшә. Сезгә авыр хезмәтегездә җиңеллек, сабырлык, иминлек телим, – диде район башлыгы Илшат Нуриев, полиция хезмәткәрләрен һөнәри бәйрәмнәре белән котлап.

Арчада укытучылар ЕГЭ биргән икән дип, шау итәләр. Халык арасында: “Моңарчы без укучылар гына дәүләт имтиханнары тапшыра дип белә идек, инде укытучыларга тотынганнар”, – дигән сүзләр йөри.

Чыннан да, булды андый хәл. 5 ноябрьдә Арчаның 2нче мәктәбендә район база мәктәпләренең 248 укытучысына тест үткәрелде. Ике сменада сәгать 10нан 1гә кадәр һәм сәгать 2дән 5кә кадәр барды ул. Әйдәгез, иң элек район мәгариф идарәсе җитәкчесе урынбасары Лилия Гатауллинаны тыңлыйк.

Һөнәри осталыгы, инициативалылыгы, Татарстан Республикасы кулланучылар базары өлкәсендә закон бозуларны кисәтү һәм булдырмау буенча чараларны тормышка ашыруга керткән өлеше өчен Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге җитәкчесе Абдуллина Ләйсән Илсур кызы Татарстан Республикасы Хөкүмәтенең Рәхмәт хаты белән бүләкләнде.

Озак еллар нәтиҗәле эшләве һәм бик яхшы хезмәт эшчәнлеге өчен Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге консультанты Камалова Ләйсән Тәбрис кызы Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Мактау грамотасы белән бүләкләнде.

Г.Тукай исемендәге Татарстан Республикасы Язучылар берлегендә Г.Державин поэзиясен укучыларның республика бәйгесе булды. Ул ике этапта үтте. Арчаның өченче мәктәбеннән 5 сыйныф укучысы Алия Гыймадиева икенче турга узды һәм өченче урынны яулады. 

9 ноябрьдә аучылар Казансу елгасы буйлап әлегә китәргә өлгермәгән үрдәкләрне куып йөри. Бер аучы атып та җибәрә, әмма ядрәләр үрдәккә түгел, ә иптәшенә эләгә. Хәсрәт аучы бу көнне үрдәк түгел, ә яралы иптәшен алып кайта. Анысы хәзерге вакытта Арча хас- таханәсендә ята.

— Мылтык — уенчык түгел, аның белән сак эш итәргә кирәк, — ди районара аучылык инспекторы Илһам Галимҗанов. — Моннан соң без дә таләпләрне көчәйтәчәкбез.

“Мира–Бэлла” этник халык инструментлары беренче республика фестивалендә Арча балалар сәнгать мәктәбенең “Мирас” гармунчылар ансамбле (җитәкчесе З.Гайфуллина) беренче дәрәҗә лауреат исеменә лаек булды. 

Тверь өлкәсенең Конаково шәһәрендә Бөек Ватан сугышы герое В.В. Васильковский истәлегенә бокс буенча 13нче Бөтенроссия турниры узган. Анда Россиянең 30 шәһәр, өлкә, республикасыннан килгән 222 спортчы катнашкан. Алар арасында “Арча” балалар–яшүсмерләр спорт мәктәбендә тәрбияләнүче (тренеры Марат Галиев) Илнур Хәлиуллин да булган. Үз үлчәү категориясендә ул беренче урынны алган һәм Россия спорт мастеры кандидаты нормативын үтәгән.

Көрәштә безнең егетләр бирешми

Биектауда 13 тапкыр Татарстан Республикасы, 8 тапкыр Россия чемпионы булган Данил Галиев истәлегенә үткәрелгән спорт көрәше буенча ачык турнирда 12 команда катнашкан. Анда Арча педагогика көллиятеннән Инсаф Корбангалиев һәм Түбән Мәтәскә мәктәбеннән Фәнгиз Мәннапов – беренче, педагогика көллиятеннән Динар Гайнетдинов – икенче, Нәсим Габидуллин өченче урыннарны яулаган. Безнең җыелма команда өченче урында. 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International