ЯҢАЛЫКЛАР


18
сентябрь, 2015 ел
җомга
Төбәк-Чокырча авылыннан 87 яшьлек Александра Федотова редакциягә чишмәләр өчен борчылып килде. Кайберәүләр: “Аллаһы Тәгаләгә табынып утыра торган вакыты, нәрсә җитми карчыкка?! – дип, аның бу гамәлен аңлап та бетермәскә мөмкин.
16 сентябрьдә “Бердәм Россия” партиясе Арча җирле бүлекчәсенең XXIII конференциясенең икенче этабы булды. Аны “Бердәм Россия” партиясенең Арча район бүлекчәсе секретаре, район башкарма комитеты җитәкчесе Илшат Нуриев ачты.
21 сентябрьдә сәгать 11дә Арча район Советы утырышлар залында район Советының чираттагы беренче оештыру утырышы була.
19 сентябрьдә Арча шәһәрендә Җиңү паркы янындагы мәйданда авыл хуҗалыгы продукциясе сату буенча ярминкә була. 7 сәгатьтә башлана.
Газетаны әзерләп бетергәндә “Ак барс” агрокомплексы” баш агрономы Рөстәм Мөхәммәдиев шалтыратты: бер бәрәңгенең авырлыгы 1 килограмм 800 грамм килгән!
“Корбан бәйрәме көнендә иртәнге намаз – 4.30, Гает намазы 6 сәгатьтә укыла”, – дип хәбәр итте Арча районы мөхтәсибе Раил хәзрәт Гыйлаҗев
Арчаның 5нче гимназиясе укучылары шәһәребезнең шәрык өлешендә “Елмаю бүләк ит” акциясендә катнашты. Акция наркотикларга каршы көрәш максатыннан үткәрелде
Олы юл буйларында гөмбә җыючыларны күреп торабыз. Табиблар машина йөри торган юлга якын агач полосаларыннан гөмбә җыярга ярамый, диләр. “Районда гөмбә белән җитди агулану очраклары юк”, – ди Алсу Кузнецова.
— Чит илгә чыга торган (заграничный) яңа паспортның төп аермасы шунда: аңа документның хуҗасы турында кирәкле барлык мәгълүмат кертелгән микрочип куелган, — дип белдерде федераль миграция хезмәтенең район бүлеге җитәкчесе Ольга Лошакова. — Бу исә сәяхәткә чыгучыларның мәшәкатен киметә, чөнки мондый паспортка карата чит илләрнең чик буе сагы һәм таможня хезмәткәрләрендә ышаныч күбрәк.
Арча районында 774 трактор һәм башка үзйөрешле машина, 169 тагылма теркәлгән

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International