1апрель - Халыкара кошлар көне. Бу көн гүзәл табигатебезгә һәм канатлы дусларыбызга хөрмәт тәрбияләү көне буларак билгеләп үтелә, чөнки нәкъ менә шушы вакытта канатлы кошлар туган якларына карата бөек мәхәббәт хисләрен уяталар. Яз көне бөтен табигать җанлана, яңадан туа. Кояш яктырак һәм җылырак карый башлый, битләрне йомшак җил иркәли, өлгереп җитмәгән җирләр өлгерә, агачларның бөреләре ачыла. Күчмә кошлар туган якларына әйләнеп кайталар. Кыр казлары һәм кыр үрдәкләре туган якка яз килүен хәбәр итеп, мең километрлап юл үтәләр. Балалар белэн кошларнын кайтуын зур эзерлек белэн котэбез, сыерчыкларга оялар куябыз!!!