Экология проблемасы хәзерге дөньяда көннән-көн актуальләшә бара. Балаларда кечкенәдән үк табигатькә һәм әйләнә-тирә мөхиткә сакчыл караш тәрбияләү мөһим. Нәкъ менә шуңа күрә экологик тәрбия формалаштыру яңа агым гына түгел, ә киләчәккә нигез сала торган тотрыклы ихтыяҗ .Балаларда, кече яшьтән башлап, табигатькә һәм тирә-юньгә сак караш тәрбияләү бик мөһим. «Экояз» акциясы җиде атна рәттән, «Без аерым җыю яклы» исемле илһамландыргыч девиз астында үтте.«Аерым предметлар тирәнтен өйрәнелә торган В.Ф.Ежков исемендәге Арча 1 нче урта гомуми белем мәктәбенең өченче сыйныф укучылары, табигатьнең чын сакчылары булу өчен, бу акциягә бик теләп кушылдылар. Укучылар белән аерым кулланылган материалларны җыюның нигезләрен өйрәтүгә юнәлдерелгән интерактив чара үткәрелде. Балалар ни өчен пластик, кәгазь һәм азык калдыкларын катнаштырырга ярамаганын, һәм һәр предметның ничек итеп «икенче тормыш»алырга мөмкин булуын белделәр. Калдыклар белән эш иткәндә куркынычсызлык кагыйдәләренә аерым игътибар бирелде. Иң мөһим этап өй эше булды: укучылар ата-аналарга чүп-чарны ничек дөрес итеп аерырга икәнен өйрәттеләр. Алар яңа күнекмәләрен горурлык белән күрсәттеләр һәм хәтта кухняда да аерым контейнерлар куюны оештырырга ярдәм иттеләр. Йомгаклап шуны әйтәсебез килә: «Экояз» акциясе кече яшьтәге балалар өчен бик әһәмиятле, чөнки экологик тәрбия кечкенәдән башланса, озын гомерле була. Өченче сыйныф укучылары чүпне үзләре генә аерып җыярга өйрәнмәделәр, ә гаиләләренең «укытучылары» да булдылар.Файдалы белемнәр таратып, кече яшьтән табигатькә сак караш формалаштырдылар.