«ЭкоЯз-2026» республика конкурсының дәвам итә. "Табигать язмышы безнең кулларда" диеп аталган 4 нче атнасында укучыларыбыз мәктәп тирәсенә, өй яннарына агач утырту белән мәшгуль. 4 нче сыйныф укучысы Нигамәтҗанова Р. бу игелекле эшкә энесе Раязны да алып чыккан. Бу изге эшкә 2 нче сыйныф укучысы Фәйзрахманова И.,4 нче сыйныф укучысы Фәйзрахманов Р. кушылдылар. Аларның ихлас күңелдән башкарган эшләре барыбызга да үрнәк булсын иде. Бу атнада безнең максат — табигатькә тагын да якынаю, аны саклау һәм яшелләндерү. Бергәләп агачлар утыртыйк, аларның үсеп китүен күзәтик, ә иң мөһиме — киләчәк буынга чиста, матур дөнья калдырыйк. Агачлары яфрак ярып, матур булып үсеп китсен, диеп телик. Табигатьне кайгырткан баланың күңеле һәрвакыт яхшылыкта булыр. Рәхмәт, балалар!