Лагерьлар балаларны көтә

2018 елның 23 мае, чәршәмбе

Лагерьлар балаларны көтә

Җәй җитә. Ә бу укучылар өчен каникуллар башлана дигән сүз. Аларны күңелле һәм файдалы итеп ничек үткәрергә? Бу сорау белән без район мәгариф идарәсе җитәкчесе урынбасары Миләүшә Шакировага мөрәҗәгать иттек.

– Иң әйбәте – лагерьларга бару. Аларда ял да итәсең, рәхәтләнеп күңел дә ачасың, үзеңә киләчәктә кирәк булачак күнекмәләрне дә аласың, Ә иң мөһиме – дуслар табасың. Безнең районда лагерьлар елдагыча берничә урында оештырылачак.

– Димәк, “Шатлык” лагере быел да укучылар өчен үзенең ишекләрен ачачак?

– Ул гына да түгел. “Шатлык” лагере Үрнәктә Арча агросәнәгать көллияте тулай торагында урнаша. 9 июньнән ун көн дәвамында биредә мәктәпләрдәге яшь армиячеләр отрядлары командирлары ял итәчәк. Дөресрәге, күңел ачу стройда йөрү, хәрби устав белән танышу, мылтыктан ату, кул көрәше күнекмәләренә өйрәнү һәм башкалар белән тулыландырылачак. Аннан шушында ук ун көнгә укучылар хәрәкәтен оештыру буенча эшләүче укучылар җыела. Өч юнәлештә: мультимедиа (журналистика, иҗади эшне якын күрүчеләр чакырыла), социаль (волонтерлык белән шөгыльләнүчеләргә изгелек эшләү буенча акцияләр үткәрү турында күнекмәләр бирелә), иҗади–эстетик (музей эше, викториналар, бәйгеләр үткәрү, җыр–биюгә өйрәтү һәм башкалар була) буенча эш алып барылачак.

– Ял итү түләүлеме?

– Ата–аналар юллама бәясенең 15 процентын, ягъни 1155 сум (10 көнгә) түлиләр.

– Шул бер генә смена булачакмы?

– Юк, өч смена эшләячәк. Икенчесе 2 июльдән башланып, 18 көн дәвам итә. Бу юлы үзләрен иҗади яктан үстерергә теләгән балаларны көтәбез. Яңа Кенәр балалар иҗат йортында эшләүчеләр аларны җырларга, биергә, төрле кул эшләренә өйрәтәчәк. Ата–аналар 18 көнгә 1980 сум түли, шулай ук юлламаның 15 проценты. Өченче смена “Сәләтле киләчәк” дип аталачак һәм ул Арчаның алтынчы мәктәбе базасында үтәчәк. Җиде көн дәвам итә (түләү 770 сум, юллама бәясенең 15 проценты). Монысында “Киләчәк – бала” проектлар бәйгесендә эшләре иң яхшы дип табылган проектлар авторлары ял итә, бу өлкәдә белемен камилләштерә, үстерә.

– “Шатлык”тан тыш, районнан ерак китмичә тагын нинди лагерьларда ял итеп булачак?

– Түбән Мәтәскә мәктәбендә җиде көнлек “Азимут” чатырлы лагере эшләячәк. Арча Укучылар сарае туризмны үстерү буенча грант отты. Әлеге грант кысаларында алар шушы лагерьны оештырачак. Биредә туризм белән кызыксынучы балаларны көтеп калабыз. Туризм буенча эшләүче педагоглар аларга спортның бу төре буенча күнекмәләр бирәчәк. Казаннан туризм юнәлеше буенча укучы студентларны чакыру да карала.

Яңа Кырлайда татар теленә өйрәтү буенча “Без – Тукай оныклары” дип аталган төбәкара чатырлы лагерьда ике сменада татар теле өлкәсендә сәләтле, үзенең татар телен белү дәрәҗәсен күтәрергә теләгән төрле өлкәләрдән, республика районнарыннан, Арчадан 200әр бала ял итәр дип планлаштырыла. Монысы бушлай.

Анапа, Кырымга да юлламалар бар. Төрле юнәлештә сәләтле балаларны чакырабыз. Бәясе 30 мең сумга кадәр.

– Ә мәктәп яны лагерьлары эшләячәкме?

– 25 мәктәп яны лагеренда 804 бала 21 көн дәвамында ял итәчәк. Ата–аналар 504 сум түли. Уеннар, бәйгеләр, викториналар, экскурсияләр һәм башкалар оештырылачак. Өч тапкыр ашату каралган. Шулай ук 8 урында хемәт һәм ял лагере оештырыла. Ул авыр хәлле гаиләләр балалары өчен, бушлай. Балалар, ял белән бергә, мәктәп яны участогында да эшләячәк, ягъни мәктәпкә файда да китерәчәк.

– Юлламалар алу өчен кайда мөрәҗәгать итәргә?

– Район мәгариф идарәсенә. 3–23–76 номерына шалтыратып белешергә дә мөмкин.

Гөлсинә Зәкиева

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International