Контроль көчәя

2018 елның 23 мае, чәршәмбе

Контроль көчәя

2018 елның 1 июленнән әзер продукциягә ветеринария документларын рәсмиләштерүдә үзгәрешләр көченә керә.

– Терлекчелек продукциясе җитештерүчеләр 1 июльдән электрон сертификатлар белән генә эш итәргә тиеш, – ди район ветеринария берләшмәсенең “Меркурий” мәгълүмат системасы администраторы Фаил Гаффаров. – Әлеге системада эшләгән җитештерүчеләрнең продукциясе ныклы ветеринария контролендә булачак. Терлекнең кайсы хуҗалыкныкы икәнлеге, продукциянең сату урынына килеп җиткәнче нинди юл үтүе – бар да ачык күренәчәк.

1 июльдән продукцияне кәгазь документ белән озату тыела. Барлык товар җитештерүчеләр, эшмәкәрләр сатыласы товарга белешмәне “Меркурий” системасында электрон рәвештә тутырырга тиеш.

– Безнең районда яңа системага күчү нинди әзерлектә?

– Әзерлек берничә ел элек башланган иде. Хәзерге вакытта күпләп сатучы складлар, авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерүчеләр моңа тулысынча әзер, дип әйтергә була. Мәктәпләр, балалар бакчалары яңа системага тулысынча күчеп бетте. Бүгенге көндә кибетләр һәм сөт җыючылар белән эш алып барыла. Быел инкубатордан чеби, бәбкәләр сатып алучыларны шушы системада теркәп, документларны электрон формада бирдек.

– Әлеге системага ничек керергә?

– Ветеринария берләшмәсенә килеп гариза бирергә, теркәлү үтәргә, пароль һәм логин алырга кирәк. Болар бар да бушлай эшләнә. Электрон документ булмаган килеш продукция сатарга рөхсәт ителми. Бу кибетләргә дә кагыла. Әлеге таләпне үтәмәүчеләр 1 июльдән соң җаваплылыкка тартылачак.

Кеше үзе үстергән малны үзе өчен чалган очракта ветеринарларга мөрәҗәгать итү кирәкми.

Ильяс Фәттахов

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International