Ана теле – анам теле

2018 елның 25 мае, җомга

Ана теле – анам теле

Минемчә, һәр гаилә үзенең ана телендә сөйләшергә, аны саклап калырга тиеш.  Бу бурычны балалар бакчасына, мәктәпләргә генә аударып калу дөрес тә булмас иде.

Узган ел ахырында Татарстанда мәгариф учреждениеләрендә балаларга татар телендә тәрбия, белем бирү хакында җитди сөйләшүләр булды. Россия Дәүләт Думасына “Россия Федерациясе мәгарифе турында”гы Федераль Законга үзгәрешләр кертү турында” (№438863-7) Федераль закон проекты юлланды. Закон проектында Россия Федерациясе республикаларында дәүләт телләрен укыту һәм өйрәтү ирекле рәвештә, ә ана телен өйрәнү – укучыларның һәм әти-әниләрнең теләген исәпкә алып тормышка ашырыла, диелгән. Әлегә закон проекты Дәүләт Думасында каралу өчен тәкъдим ителде.  Урыннарда хәл ничек тора соң?

Мин быел апрельдә рус телендә белем бирүче Арчаның В.Ф.Ежков исемендәге 1нче мәктәбендә үткәрелгән фәнни конференциядә балаларның чиста татар телендә чыгыш ясауларына сокланып утыр-дым. Бердән, фәнни конференциядә башка секцияләр янәшәсендә татар теле һәм әдәбияты секциясе дә булуы куандырса, икенчедән, балаларның милләттәшләребезнең иҗаты белән кызыксынуы, өйрәнүе һәм ана телендә оста итеп сөйләүләре мактауга лаек. Атаклы мәгърифәтче Шиһабетдин Мәрҗани иҗатын өйрәнгән 10Б сыйныф укучысы Гүзәл Насыйровадан: “Сез ничек шулай татар телендә чис-та сөйләшәсез?” – дип тә сорадык. Гүзәл: “Без гаиләдә татар телендә сөйләшәбез”, – дип җавап бирде. Әлбәттә, монда татар теле һәм әдәбияты укытучыларының да роле зур. Безнең балалар шушы ук мәктәптә быел 2 сыйныфта укыды. Дөрес, татар теле һәм әдәбияты дәресләре сәгатьләре кыскарды, әмма бетерелмәде, татар теле һәм әдәбиятын өйрәнүне дәвам иттек.

Арча балалар бакчаларының берсендә татар теле тәрбиячесе булып эшләүче белән сөйләштек. “Бездә татар теле дигән нәрсә бетте ул хәзер. Мин тәрбияче булып эшли башладым, кыскартулар бара”, – диде ул.

 Шурабаш мәктәбе директоры Зөлфия Хәйруллинадан шулай ук тел мәсьәләсендә үзгәрешләр булдымы, дип сораштык.

– Безнең мәктәптә балалар, марилар да булганлыктан электән рус телендә укый, – дип сөйләде Зөлфия Илгизовна. – Ана телендә укыту мәсьәләсендә зур үзгәрешләр булды, дип әйтмәс идем. Элек атнага татар теле 3 сәгать, әдәбият 2 сәгать булса, хәзер әдәбият 1 сәгатькә кыскарды, татар теле һәм мари телендәге сәгатьләр (3) шул ук калды. Мәктәптә чаралар өч телдә (рус, татар, мари) алып барыла. Быел мари милләтендәге балалар республика күләмендәге татар-фольклор театрлары конкурсында катнашып, 2нче урынны алып кайттылар.  

Сөйләшүне алга таба дәвам итәчәкбез. Безнең законнар сыйфатлы һәм гадел булыр, мәгариф системасыннан туган телләрне кысрык- лап чыгаруга юнәлтелмәс, дип ышанабыз. Күпмилләтле илдә башкача булырга мөмкин дә түгел. Безнең өчен тел – киләчәк буынга халыкның бәһасез мирасын, мәдәниятен, гореф-гадәт, йолаларын тапшыру чарасы да. Ана теле анам, әнием теле бит ул. Аны ничек онытасың...

Румия Надршина

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International