Лагерьга казаклар кайтты

2018 елның 22 июне, җомга

Лагерьга казаклар кайтты

Үрнәктәге агросәнәгать көллияте тулай торагында урнашкан “Шатлык” лагеренда 9 июньнән 17 июньгә кадәр яшь армиячеләр ял итте.

– Бу смена тулысынча хәрбиләштерелде. Оештыручы район мәгариф идарәсе булса да, тематикасы хәрби булгач, без дә үз өлешебезне керттек. Арча ДОСААФ оешмасы белән бергә эш итәбез, җитәкчесе Рөстәм Алеев матди яктан ярдәм күрсәтә, – диде Арча һәм Әтнә районнары буенча хәрби комиссариат җитәкчесе Алмаз Борһанов. – Барлыгы 50 бала ял итте. Ике взвод – “Орлята” һәм “Пламя” оешты. Вожатыйлар – Арча педагогика көллияте студентлары. Яшь армиячеләр лагере булгач, бар да армиядәгечә булырга тиеш. Егетләр һәм кызлар хәрби киемнәрдән, уеннар да хәрби тематикага корылды, өйрәнүләр дә оештырылды һәм, әлбәттә инде, хәрби дисциплинага басым ясалды.

Вожатыйлары Арча педагогика көллиятенең өченче курс студентлары Диана Котова, Дина Гайфуллина, Гүзәл Сабирҗанова, Фирдүс Сәгъдиев белән аралашабыз.

– Взводларда кызлар да, егетләр дә бар. Дисциплинаны үтиләр. Дөрес, төрлечә аңлаганы бар. Әмма без барысы белән дә уртак тел таптык, – диде алар.

– Минем хәрби лагерьда беркайчан да булганым юк иде, – ди Диана. – Дәресләр бик кызыклы. Ату буенча, мәсәлән. Бик яхшы күрсәткечләргә ирешкәннәре бар. Үзебез дә биредә күп нәрсәгә өйрәнәбез.

Көннәр салкынча, яңгырлы торуга карамастан, балаларның кәефләре яхшы. Кайсыннан сорама, лагерьда ошый, дип җавап бирделәр.

– Сугыш тактикасы, ату, стройда йөрү буенча занятиеләр бик ошады. Мин лагерьга үзем теләп килдем һәм бик ошаттым, – диде беренче мәктәптән 8 сыйныф укучысы Алиса Гаранина.

Яшь армиячеләр 10 көн дәвамында Россия дәүләте тарихын да өйрәнгәннәр, физик әзерлек, кул сугышы, автомат сүтү һәм җыю, автоматтан ату, стройда йөрү һәм башкалар буенча занятиеләрдә катнашканнар, хәрби хезмәт ветераннары белән очрашканнар, “Яшь армияче” курсын үткәннәр. Моннан тыш, төрле спорт ярышлары, интеллектуаль уеннар һәм башка бик күп төрле чаралар оештырылган.

Туклану да зарлана торган түгел. “Биш тапкыр ашаттылар. Менюда итле ризыклар, боткалар, яшелчә, җиләк–җимешләр, камыр ризыклары, салатлар, соклар бар иде. Пешекче апалары Руфия Шәфиева, Рәсүлә Шәкүрова (кухня хезмәткәрләре Гүзәл Мәхмүтова, Гөлүсә Кәлимуллина) ризыкларны бик тәмле әзерләде. Сыйфатын даими тикшереп тордык”, – диде шәфкать туташы Гөлнара Җәләева.

“Шатлык”тагылар өчен иң истәлекле көн, мөгаен, казаклар белән очрашу булгандыр. Биредә ике көн дәвамында Казандагы казаклар җәмгыятеннән штаб җитәкчесе полковник Андрей Алексеев, атаман урынбасары капитан Михаил Моисеев һәм тагын берничә казак яшь армиячеләр өчен занятиеләр үткәрде.

– Безнең җәмгыять яшь буынны тәрбияләү белән шөгыльләнә. Үз гимназиябез бар. Казандагы элеккеге хәрби комиссариат бинасында урнашкан, – диде Андрей Алексеев.

Казаклар яшь армиячеләргә үз җәмгыятьләре турында сөйләделәр, шашка, хәнҗәр, камчы, пычак һәм башка салкын кораллар белән таныштырдылар, ничек кулланырга кирәк икәнен аңлаттылар. Балалар үзләре дә пычак та ыргытып, мылтыктан да атып карадылар.

Гөлсинә Зәкиева

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International