Сыйфат турында бүген кайгырт

2018 елның 6 июле, җомга

Сыйфат турында бүген кайгырт

Район башлыгы Илшат Нуриев киңәшмәләрнең берсендә: “Азыкны әзерлибез, әмма сыйфатлы итеп әзерли белмибез”, – дип әйткән иде. Быел бу мәсьәләдә хәлләр ничегрәк соң?

– Безнең белгечләр урыннарга барып әзерләнгән азыкны анализга алалар, – ди район ветеринария лабораториясе җитәкчесе Рәкыйп Йосыпов. – Әлегә хәл ярыйсы, дип әйтергә була. Азык әзерләү өчен һава шартлары да уңай тора бит. Нормалар буенча печәннең дымлылыгы 14–17 процент, 1 килограмм печәндә 12–24 мг каротин булырга тиеш. “Ватан” ширкәтендә дымлылык – 16 процент, каротин 32 мг. “Курса МТСы”, “Күлтәс”, “Игенче”, “Ташкичү”, “Яңарыш” ширкәтләрендә дә печән сыйфаты нормага туры килә.

Сенаж салганда массаның дымлылыгы 45–55 процент, бер килограмм массада 30–55 мг каротин булуы шарт. Анализлар шулай ук сенажның сыйфаты әлегә нормаларга туры килүен күрсәтә. Сыйфатлы сенаж әзерлим дисәң, таләп ителгән дымлылык һәм әйбәтләп таптату кирәк.

– Иң беренче траншеяны яхшылап әзерләргә, консервантлар булдырырга, – ди район ветеринария берләшмәсе җитәкчесе Ренат Фәйзрахманов. – Аска һәм ян–якларга пленка җәяргә, траншеяны тутырып бетергәч ике кат пленка җәеп, резина көпчәкләр белән бас- тырып куярга. Салам, балчык салырга ярамый. Чылбырлы трактор белән таптату дөрес түгел, аның басымы аз.

Әле яңа гына Иске Кыр- лайда булып кайттык. “Көн ярымда 1500 тонналы чокырны тутырып каплап куйдык, – ди ферма мөдире Илшат Шакирҗанов. – Менә тагын берсе тулып килә”. “Т–150” тракторына махсус җайланма (авырлыгы 4 тонна) тагылган. “К–700” тракторы китерелгән массаны тарата. Тәүлек буе таптата алар.

“Төнлә таптатуны оештырмаганда өстәге масса бозыла башлый, – ди Ренат Фәйзрахманов. – Бу эшне чокыр тулганчы туктатмаска”.

Район буенча барысы 23584 тонна печән әзерләргә кирәк. 5 июльгә 14261 тонна әзерләнде. “Аю”, “Курса МТСы”, “Казанка хуҗалыклары аны җитәрлек итеп туплап куйдылар.

121281 тонна сенаж саласы бар. Шуның 52902 тоннасы салынды. “Кишет”, “Ашыт” ширкәтләрендә аеруча оешканлык күрсәтеп эшлиләр.

Халыкка 2484 тонна печән бирелде. “Курса МТСы” – 420, “Северный”, “Ашытбаш”, “Кишет”, “Кызыл Яр”, “Ташкичү, Закирҗанов Р.М. хуҗалыклары 200 тоннадан артык печән бирде.

Район буенча бер шартлы терлеккә 7,63 центнер азык әзерләнде. “Тукай”, “Кишет”, “Ашыт” ширкәтләрендә 12 центнердан артык туры килә.

Район өстен кысыр болытлар каплаган. Яңгырлысы да килсен, хәвеф–хәтәрсез генә яусын, дип телик. Җәйге яңгыр эшкә комачауламый ул.

Ильяс Фәттахов

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International