Кечкенә авыл – үзе бер гаилә кебек
Моннан шактый еллар элек Алан авылына беренче тапкыр барып чыккан танышым: “Анда хатын-кызлар урман кисә, ирләр терлек карый, урамнары ямь-яшел үлән, анда машиналар кертмиләр”, – дип шаккатып сөйләгән иде.
Колхозлар төзелгән елларда яңа барлыкка килгән авылларның күбесе юкка чыкты. Безнең районда алар икәү генә калды – берсе Якты Көн, икенчесе – Алан. Югары Курсадан күчеп килгән кешеләр бик үҗәт булып чыкты, күпме юрасалар да, бетмәде Алан, әле электр да соң гына керде аларга. Авыл халкы тимер юл астын көрәкләр белән казып, кабель сузды. Газы Саба ягыннан килде. Балалар сигез чакрым йөреп, Югары Курсада укыды.
Узган шимбәдә Аланга кунакка чакырдылар. “Үзара салым акчасына алты авылда да балалар мәйданчыклары төзедек, – диде авыл җирлеге башлыгы Рәмзия Вафина. – Алан халкы әлеге мәйданчыклар мәсьәләсен беренче булып күтәргән иде, шуңа бәйрәмне дә аларда ясыйбыз. Алты мәйданчыкка 2 млн. сумнан артык акча тотылды. Монда “Курса МТСы” җитәкчесе Рәүф Гыйләҗетдиновның өлеше зур булды”.
Бәйрәм башланганчы авыл урамнарын, клуб, ферма яннарын әйләнеп килдем. Үзара салым акчасына юл салганнар, хәзер басу капкалары алынган. Капка төбе саен өч-дүрт җиңел машина, киң урамнарда яшел хәтфә үлән. Төзек, матур йортлар, капка-койма бу авылда гаять тырыш кешеләр яшәвен раслап тора. Клублары тыштан гына түгел, эчтән дә балкый, чын мәдәни үзәк ул. Авыл башында мул сулы буа, андагы каз! Ап-аклар, эреләр, аккошлар йөзә, диярсең!
Мәчетләре авылга ямь биреп, иман нуры таратып утыра. Аны да бөтен авыл халкы өмәләр ясап төзегән иде. Хәзер аның каршында балалар мәйданчыгы ямь өстенә ямь өстәгән, балалар, алардан бигрәк ата-аналарның шатлыгы чиксез.
– Алан авылының киләчәге матур, – диде авыл җирлеге башлыгы Рәмзия Вафина. – Быел авылда дүрт туй булды, биш бала тууы көтелә.
Кемдер: “Урак өстендә нинди бәйрәм ясап яту инде ул?” – дияргә мөмкин. Юк, һич тә уракка зыян китерә торган бәйрәм булмады ул. Ир-егетләр икмәк фронтында, ә биредә бала-чага, әбиләр, декрет ялындагы әниләр. Тыл нык биредә! Әнә бит горурланып сөйлиләр: “Безнең авыл тырыш кешеләре белән данлыклы, авылдашыбыз Әхәт Шәрәфиевнең әле генә Татарстанның атказанган механизаторы” исемен алуы безнең өчен дә зур горурлык!” – дип кул чаптылар.
Әхәт Шәрәфиевнең үзе белән дә күрештек. Быел кайткан яңа комбайнны аңа биргәннәр. Улы Рәмис “Магдон” комбайны белән уруда эшли. Ул быел районда сукачылар ярышында җиңү яулады. Өйләнгән, яшь гаиләләрне торак белән тәэмин итү программасы буенча йорт төзиләр.
Әхәт бервакыт шәһәр кешесе булырга да уйлап караган. Казанда училищеда укып, ике ел заводта эшләгән. Аннан армия хезмәте.
– Армиядән кайткач, авылдан китмәдем инде, – ди ул. – 1985 елдан тракторчы, комбайнчы булып эшли башладым.
Дүрт балалары бар. Иң өлкәне Рәмис турында әйттек. Аннан соңгысы Рәис Казанда. Бер кызлары Әдилә Казанда аграр университетта укый. Быел шушы хуҗалыкта практика үткән, агрохимик булырга әзерләнә, Алсу унберенче сыйныфка бара. Әниләре Рәмия фермада таналар карый.
Менә шундый тулы канлы тормыш белән яши Алан.
Ильяс Фәттахов