Юлларда өзелгән гомерләр

2018 елның 23 ноябре, җомга

Юлларда өзелгән гомерләр

Соңгы вакытта Интернет челтәрләрдә, инстаграмда 2018 елның 20 ноябреннән юл хәрәкәте кагыйдәләре бозган өчен штрафларның артачагы турында хәбәрләр басылып чыкты. Бу халык арасында борчу уятты, чөнки анда күрсәтелгән саннар бик зур иде. Әмма ноябрьнең 20се узды, штрафлар да шул килеш калды. “Бу хакта безгә бернинди күрсәтмә килмәде”, – диделәр Россия Эчке эшләр министрлыгының Арча районы буенча бүлеге ЮХИДИ идарәсендә. Ел саен ноябрь–декабрь айларында шундый хәбәрләр таралып ала инде. Бу да шундый хәбәрләрнең берсе булды, күрәсең. Димәк, штрафлар суммасы шул килеш калачак.

Ә менә юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозуга килгәндә, аларның саны кимеми, киресенчә, елдан-ел арта гына. Бигрәк тә тиешсез урында алдагы машинаны узарга чыгу, тизлекне арттыру, куркынычсызлык каешын такмыйча машина белән идарә итү, исерек килеш руль артына утыру һәм башкалар. Рейдлар, “Тоннель” операцияләре (ул быел гына да 11 тапкыр үткәрелгән) шуларны барлау һәм вакытында чара күрү максатыннан оештырыла.

10 айда гына район юлларында 552 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән. Шуларның 252се транспорт чарасына зыян килү белән төгәлләнгән, ә 27сендә кешеләр зыян күргән, ягъни 28 кеше төрле авырлыктагы тән җәрәхәте алган, 4се үлем очрагы белән тәмамланган. Җәен Сабантуй көнне булган юл һәлакәтендә бер бала травма алган.

Аварияләрнең иң күбесе Казан–Малмыж юлында һәм Арча районы территориясендә яшәүчеләр тарафыннан килеп чыга икән. Әле менә 17 ноябрьдә генә дә 10нчы яртылар тирәсендә Сурнар тирәсендә коточкыч авария булды. Балтач ягыннан килүче “Киа Сид” автомобилен йөртүче идарәне югалта һәм каршы як юнәлештәге юл кырыена ава. Нәтиҗәдә, ике кеше һәлак була, өченчесе авыр тән җәрәхәтләре ала. Шунда япь-яшь ике кызның гомере өзелә.

Хәзер көннәр үзгәрде, я җепшек кар ява, я суыта, бозлавык хасил була. Зинһар, тиешле тизлекне генә саклап, исән-имин йөри күрегез, өйдә сезне зарыгып балаларыгыз, якыннарыгыз көтеп торганны бер минутка да истән чыгармагыз.

Исерек килеш руль артына утыручыларга да аптырыйбыз. Ярый, эчтең, кыюландың, геройга әверелдең, ди. Тик әле ул юлга чыгып бер гаепсез кешеләрнең тормышларын куркыныч астына куярга хокук бирә дигән сүз түгел. Алты юл-транспорт һәлакәте исерек килеш руль артына утырып идарә итүчеләр гаебе белән булган. Шуларда ике кеше һәлак булган, дүрт кеше тән җәрәхәте алган. Ун айда –  158, ноябрь аенда гына да сигез исереккә беркетмә төзелгән. Алар 30 мең сум штрафтан тыш ел ярым- ике елга кадәр правадан да мәхрүм ителә әле. Ә машинасыз калу бүгенге заманда ике кулсыз калу белән бер. Әле ул праваны алганнан соң да тагын бер ел руль артында исерек килеш (андыйлар бар) эләгергә тиеш түгел. Ул чакта, шулай ук праваны бер алдырган килеш идарә иткәндә җинаять эше ачыла.

Юлда кагыйдә боза беләләр, ә штрафны, ай-һай, бер дә чыгарып бирәселәре килми. 20 көн эчендә өлгерсәң, яртысын гына түлисе дә. Юк шул, кайберәүләр өчен алай “кызык түгел”, күрәсең. Ә 60 көннән соң ул өч тапкыр арта. 500 сум штраф икән, суд карары нигезендә аңа тагын 1000 сум өстәлә. Өстәмә штраф урынына 15 тәүлеккә арест яки мәҗбүри эш каралса да, барыбер шул 500 сумны түләргә туры килә.

Аннан хәзер Арча үзәгендә светофорлар барлыкка килде. Сәнгать мәктәбе каршындагы светофор әле кайберәүләрдә аңлашылмаучылык тудыра, ахры. Беренчедән, ияләшеп җитә алмыйлар, икенчедән, светофорны түгел, беренче чиратта элеккегечә аның өстендәге “Уступи дорогу” дигән билгене күрәләр. Шуның нәтиҗәсендә күз алдында гына ике машина бәрелешмичә калды. Зинһар, игътибарлы булыгыз, хәзер бу урында светофор буенча хәрәкәт ителә. Светофор эшләмәгәндә генә әлеге билгегә карап йөрергә кирәк. Җәяүлеләр дә кайчак светофор турында онытып җибәрә, кызыл утка чыгып китә. Алар да светофорлар турында да онытмасын иде.

Бу сүзләр беренче мәктәптә укучы балалар, аларның ата-аналарына да кагыла. Светофорга санаулы гына метрлар кала, ә балаларын алырга килгән ата-аналар машиналарын мәктәп турысында, юлның икенче ягында калдырып (тиешсез урында юл аркылып чыгарга кирәк), аларның тормышларын куркыныч астына куя. Тау- лы җир, хәзер өстәвенә бозлавык та – биредә машиналарга туктап калу бик кыен. Өстәвенә караңгы вакытлар башланды. Иртән килгәндә әле караңгы булса, кич кайтканда инде караңгы. Яктылык кайтаручы элементлары булмагач, кеше күренми дә. Монда балалары өчен ата-аналар җаваплы. Үзләре үк сабыйларын куркыныч астына куюларын аңласыннар иде.

Гөлсинә Зәкиева

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International