“Иң яхшы башкаручы” бәйгесе

2018 елның 23 ноябре, җомга

“Иң яхшы башкаручы” бәйгесе

ТАССРның халык, РСФСРның атказанган артисткасы, “Хезмәт батырлыгы өчен” медале иясе Нәгыймә Таҗдаровага 130 яшь тулу уңаеннан район мәдәният учреждениеләре арасында Таҗдарова иҗат иткән образларны “Иң яхшы башкаручы” бәйгесе бара. Ул алты зонага бүленеп үткәрелә.

Кышкар авылында үткәнендә шул тирә авыллар мәдәният учреждениеләре иҗат коллективлары катнашты. Иң кызыгы, бар да аякка баскан, зур гына түгел, ә кечкенә авыллар клублары да бу бәйгегә үзләренең чыгышларын әзерләгән. Кышкар зонасына хуҗалардан тыш, Симетбаш, Яңа Кишет, Иске Кишет, Иске Йорт, Өчиле, Күкчә Бирәзә, Чиканас, Шушмабаш, Шекә, Носы, Сәрдәбаш авыллары үзешчәннәре кергән иде. Сәхнәгә яшьләр белән беррәттән өлкәннәр дә чыкты һәм үзләренең уеннары белән тамашачыны шатландырды.

Нәгыймә Таҗдарова турында берничә сүз. Ул 1888  елда Утар Аты авылында туган. 1926 елның көзеннән Г.Камал исемендәге татар дәүләт академия театрында уйнаган. Бик күп рольләр иҗат иткән. Бәйгедә катнашучыларның да бурычы ул уйнаган спектакльләрдәге ул уйнаган рольләрне оста итеп башкару. Уйнау осталыгы гына түгел, үзешчәннәрнең костюмнарына да, гримга да, өзекнең куелышына да игътибар ителде. Бәйге булгач, жюри  тәнкыйть күзлегеннән чыгып бәя бирсә, шәхсән мин үзем элеккеге заман спектакльләреннән өзекләрне дә, киемнәрне дә (каян табып бетергәннәр диген), үзешчән артистларның уеннарын да яратып һәм сокланып карап утырдым. Дөрес, кимчелекләр бар, әмма алар Нәгыймә Таҗдарова түгел бит.

Кышкардан “Зөбәрҗәт” фольк-лор ансамбленә йөрүчеләр (бар да өлкән яшьтәгеләр) Кәрим Тинчуринның “Зәңгәр шәл”ен, андагы ишан янына  өшкертергә әйберләр алып килгән мизгелне алганнар. Тере тавыкка кадәр сәхнәгә алып чыкканнар. Таҗдарова башкарган рольдә  Фоадия Чубаева уйнады. Калган рольләрдә Әнисә Зарипова, Наилә Галләмова, Ләйсән Шәфигуллина, Җәүдәт Сөләйманов, Фарух Хәйретдинов. Әнә шулай күмәк күренеш белән башланып китте бәйге.

Симетбашлар (Н.Таҗдарова башкарган Нәфига ролендә Рәйсә Шәяхмәтова, калганнарында Миннегөл Шәрифуллина, Гүзәл Гарипова, Ризилә Шәрәфиева), Иске кишетләр (Нәфига ролендә Тәслимә Шиһабиева, Гайни-Филсинә Әхмәтгалиева, Мәймүнә-Гөлнара Гәрәева) Мирсәй Әмирнең “Миңлекамал”ына, өчилеләр (төп рольдә (Хөбәйбә) Айсылу Камалова, башка рольләрдә Лилия Минһаҗева, Салават Нигъмәтҗанов, Кәрим Гатауллин), шекәләр (Хөбәйбә-Люция Зарифҗанова) Таҗи Гыйззәтнең “Мактаулы заман”ын алганнар.

Яңа Кишеттән Зөлфия Әхмәтгалиева, Иске Йорттан Рәйсә Сибгатуллина, Күкчә Бирәзәдән Илсөя Хәйретдинова, Сәрдәбаштан Раилә Михайлова (калган рольләрдә Рәмзия Ефимова, Регина Николаева) Г.Камалның “Бәхетсез егет”ендәге ана образын бирделәр. Бер образ, әмма төрлечә. Чиканасларның “Наемщик”лары (Таҗи Гыйззәт) кызыклы гына килеп чыкты. Рольләрдә Айсылу Хәсәнгалиева, Вагыйз Әһлиуллин, Ранил Җамалиев, Алинә Гыйззәтуллина). Ранилнең уйнавы бик ошады. Сәхнәдә үзен иркен тота, үзе генә түгел, йөзе, күзләре дә уйный.

Шушмабаш үзешчәннәре Фатих Әмирханның “Тигезсезләр” әсәрен алган. Нәгыймә Таҗдарова башкарган Рокыя ролен Манижа Худойдодова бик матур бирде. Носылар Г.Камалның “Уйнаш”ына тукталганнар. Төп рольне Ләйсән Галимуллина башкарды.

Үзешчәннәрнең бөтен күңелләрен биреп өйрәнүләре, тырышып, бирелеп уйнаулары, тамашачы күңелен яулый алулары (монысын алкышлардан аңлап була) мактауга лаек. Никадәр көч куйсаң да, кимчелек табыла инде ул. Бәйге булгач, иң яхшыны сайлап та алырга кирәк бит. Шәхсән минем һәрберсенә булдырдыгыз, диясем килә.

Ә бу зонада Таҗдарова башкарган рольне иң оста уйнаучы (коллектив) район бәйгесендә чыгыш ясаячак. Ул Нәгыймә Таҗдарованың туган авылы Утар Атыда үтәчәк.

Гөлсинә ЗИННӘТОВА

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International