Без ярдәм итәргә әзер!
Носы мәктәбенең башлангыч профсоюз оешмасы җитәкчесе Сүрия Ганиевадан: “Күпме терлек тотасыз?” – дип сорагач: “Әйтмим, – дип елмаеп җавап бирде. – Алайса, шул сыерыңны саклап, ял итәргә дә бармыйсыз, дип сүгәсез!” “Башваткыч” уенында уены-чыны белән әйтелгән сүзләрдә дөреслек бар иде.
Район мәгариф учреждениеләре профсоюз оешмасы җитәкчесе Вакыйф Харисов үз хезмәткәрләренең сәламәтлеге турында кайгырта белә. “Эшебез бик кыен, ял да итә белергә кирәк”, – дип, педагогларга, техник хезмәткәрләргә санаторийларга, ял йортларына ташламалы юлламалар алып бирә, диңгез буена ял итәргә җибәрә. Әмма кайберәүләр мондый мөмкинлекләрдән файдалана белми. Профсоюз лидеры шуңа борчыла. Бу турыда ул Сеҗе мәктәбендә булып узган семинарда да әйтте. “Быел 84 юллама алдык, – дип сөйләде Вакыйф Харисов. – Гаиләдәге бер кеше башына туры килгән керемгә карап, юллама бәясенең 10, 25, 40, 60 процентын гына түлисез. 14 көнлек санаторийда 1500 сумга дәваланып, ял итеп кайтып була. “Ана-бала” юлламасының 70 процентын профсоюз күтәрә. Терлек карауны якыннарыгызга яки күршегезгә калдырып, ничек тә үз сәламәтлегегезне кайгыртырга тырышыгыз”. Пенсиягә чыгу яше турындагы мәсьәлә дә күпләрне кызыксындыра иде. Бу турыда да җентекләп аңлатты профсоюз лидеры. “Хатын-кызлар 60 яшьтән, ир-атлар 65 яшьтән пенсиягә чыгачак, – дип сөйләде ул. – Закон 2019 елның 1 гыйнварыннан көченә керәчәк. Киләсе елда пенсиягә чыгасы 1959 елгы ир-атларга бу закон кагылмый, әмма алар 60 яше тулганнан соң ярты елдан гына пенсия ала башлаячак. 1964 елгы хатын-кызларга да киләсе елда 55 яшь тула. Аларга да пенсия туган көннән соң ярты елдан киләчәк”.
Педагогик стажга бәйле сорау да күтәрелде. “Тиеш-
ле еллар эшләгән өчен срогыннан алда иминиятләү пенсиясе алу өчен 25 ел педагогик стаж шул килеш калды. Әмма стажыгыз 2019 елда тулса пенсияне 1 елдан соң, 2020 елда тулса, ике елдан һ.б. соң гына ала башлаячаксыз. Һәр ай саен хезмәт хакын да, билгеләнгән пенсия акчасын да аласыз, монда үзгәреш-
ләр булмады”, – дип аңлатты Вакыйф Харисов. Бергә җыелып сөйләшү ул яңалык-
ларны белү, үзеңне кызыксындырган сорауларга җавап алу өчен дә кирәк шул. Һәм инде, әлбәттә, кайткач, алган мәгълүматларны коллективка аңлатырга.
Бәхетсезлеккә тарыган гаиләләргә ярдәм итү – сөйләшү өчен үзе бер аерым тема. Казанбаш мәктәбенең башлангыч профсоюз оешмасы җитәкчесе Гөлия Гатауллина 58900 сум акча җыеп, өйләре янган ике гаиләгә ярдәм иткәннәре өчен бик зур рәхмәт әйтте. “Бу ике гаилә дә өй салдылар, эш газда гына калды, алар сезгә бик зур рәхмәт әйтәләр”, – диде ул. Районда тагын бер гаиләгә профсоюз оешмасыннан кызларын дәвалау өчен 30 мең сум акча күчерелгән. “Безгә мөрәҗәгать итегез, без ярдәм итәргә әзер”, – диде профсоюз лидеры.
Профсоюздан процентсыз ссуда алу мөмкинлеге булу да бик әйбәт. Быел 50 профсоюз әгъзасы барысы 1 млн. 230 мең сум процентсыз ссудадан файдаланган.
Семинарга җыелу ул эшләнгәннәр, яңалыклар һәм кызыксындырган мәсьәләләр турында сөйләшү белән бергә башка коллективлар тормышы белән танышу һәм тәҗрибә уртаклашу да! Сеҗе мәктәбе директоры Марс Абдуллин ныклап төзекләндерелгән мәктәп белән таныштырганнан соң янәшәдәге хезмәт тәрбиясе бинасына алып керде. “Узган ел 10 майда районга Президент Рөстәм Миңнеханов килде. Президент безнең Сеҗе мәктәбендә барган ныклап төзекләндерү эшләре барышы белән дә танышты, – дип сөйләде директор Марс Абдуллин. – Шул вакытта тәрәзәдән
Рөстәм Миңнеханов янәшәдәге иске бинаны күреп алды һәм аның язмышы белән кызыксынды.
Без республика бюджетыннан тагын 11 млн. сумга якын акча алдык. Мәктәп алдындагы урам яктан әйләнеп мәктәп артына чыгу һәм аннан территориягә керү юлын асфальтладык. Мәктәп ишегалдына брусчаткалар җәйдек. Һәм менә, үзегез күрәсез, бинаны ныклап төзекләндердек”. Биредә музей эшләп куйганнар, оста куллар, хезмәт тәрбиясе бүлмәсен җиһазлаганнар, авиа һәм судно түгәрәге бүлмәсен булдырганнар. Музейда укучылар үзләренең күренекле шәхесләре турында горурланып сөйләделәр. Яраткан язучыбыз Мөхәммәт Мәһдиев үзенең хезмәт юлын Сеҗе мәктәбендә башлаган. Шушы мәктәптә укыткан Үзбәк Яхин ясаган картиналар шулай ук музейда урын алганнар. Аның бертуганы язучы, публицист Гөлчәчәк Галиева билгеле шәхесләрнең берсе. Әтиләре Кәрим Яхин мәдрәсәдә беренче укытучы булган. Һәм аларның нәсел чылбыры Татарстанның күренекле композиторы Рөстәм Яхинга барып тоташа, диләр. Журналист, язучы Вакыйф Нуриев та шушы авылдан. Сеҗе мәктәбендә укыган язучылар Тәб-риз Мөбарәков, Хәнәфи Бәдигый турында да (икесе дә Мөрәле авылыннан) мәктәптә “безнекеләр” дип ихтирам белән сөйлиләр. Бу исемлекне тагын да дәвам итеп була... Иганәчеләр турында да мәктәп директоры рәхмәт хисләре белән әйтеп үтте. “Иганәчеләрдән 400 мең сумга якын ярдәм күрдек, – дип сөйләде ул. – Шул акчага парталар, урындыклар алдык. Мәктәп алды бакчасындагы декоратив күперне һәм башка матурлыкларны эшләдек, уңайлыклар булдырдык”.
Арчаның көнкүреш һәм компьютер техникасы кибете хуҗаларының берсе Р.Гарипов (элеккеге хезмәттәшләре) профсоюз әгъзаларына ташлама бирүче дисконт карта өләште.
“Сәламәтлек” спартакиадасы кысаларында үткәрелгән дартс һәм винтовкадан ату ярыш- ларында җиңүчеләр котлап үтелде. Бу ике төр ярышта да Түбән Мәтәскә мәктәбе командасы җиңеп чыккан. Афәрин!
Семинарның иң кызык өлеше, мөгаен, “Башваткыч” булгандыр! Ачык дәресләрне дә карадылар.
Соңыннан сөйләшә-сөйләшә бергәләп чәй эчү “бер күрешү үзе бер гомер”не хәтерләтте. Әйе, профсоюз эшләтә дә, ярыштыра, ял иттерә, яклый да, күрештерә, сөйләштерә, ярдәм дә итә һәм... чәй дә эчертә. Профсоюзның көче әнә шунда!
Румия Надршина