Рейд узды
3-10 декабрьдә районда “Күренеп тора торган бул!” дигән акция үткәрелде.
Ул кичке караңгы вакытта җәяүлеләр тарафыннан юл-транспорт хәрәкәте кагыйдәләрен саклау- га, профилактикалауга багышланды. Урамда бик тә игътибарлы булырга, туктап торган машина артыннан йөгереп чыкмаска, якынлашып килүче машина каршыннан юл аркылмаска, ә караңгы вакытта һәркемнең киемендәме, сумкасындамы, яктылык кайтаручы элемент булырга тиеш. Ул машина йөртүчеләр җәяүлене күрсен өчен кирәк. Чөнки караңгыда күз “алышына”, юл кырыеннан барган кеше күренми, ә бу һәлакәткә китерергә мөмкин.
Шимбә көнне кич шәһәр үзәгендә үткәрелгән рейд та шуңа багышланды. Анда Россия Эчке эшләр министрлыгы Арча районы буенча бүлегенең ЮХИДИ бүлекчәсе хезмәткәрләре катнаш- ты. Алар җәяүлеләр белән очрашып, аларга белешмәлекләр тапшыр-
дылар, яктылык кайтаручы элементлар да бүләк иттеләр.
Гөлсинә ЗИННӘТОВА