Рус кызы Арча балаларын татарчага өйрәтә
Арча педагогика көллиятендә көн дә бәйрәм рухы. Милли кадрлар әзерләү үзәгендә миллилекне чагылдырган республикакүләм чаралар еш булып тора. 19 декабрьдә көллият үзенә рус телле балалар бакчасы тәрбиячеләрен һөнәри осталык буенча “Мин татарча сөйләшәм һәм эшлим” дип исемләнгән V республика күләмендәге бәйгегә җыйды. Бәйгедә якын-тирә районнардан гына түгел, хәтта Ютазы, Әлмәт, Түбән Кама кебек ерак районнардан килгән 15 катнашучы осталыкларын күрсәтте. Аларны дистанцион рәвештә узган турда сайлап алганнар.
Тәрбиячеләр “Мин — шәхес!” дигән визит карточкасы, балаларны кызыклы уеннарга өйрәтү, тәрҗемә итеп татарчага өйрәнү, иҗади чыгышлар белән көч сынашты. Башка милләт кешеләре булсалар да, балаларга татар телендә тәрбия бирү максаты белән татарча өйрәнгән ханымнар һәммәсе мактауга лаек. Тәрбиячеләргә уеннарны алып барырга Арчаның 5нче балалар бакчасы сабыйлары булышты. Аларга аеруча рәхмәт. Тәүге тапкыр күргән апаларга бернинди авырлыксыз татар телендә дәресләр уздырырга көч бирде бит алар!
Арча районы данын Арчаның 11нче номерлы “Күбәләк” балалар бакчасыннан Людмила Кузьмина яклады һәм “Татар телен иң яхшы белүче” номинациясендә җиңүгә иреште.
Нократ буйларында үскән кыз Арча педагогика көллиятенә укырга килгәндә язмышын Арча белән бәйләрмен дип һич уйламагандыр. Гомерлек пары итеп үзе кебек рус милләтеннән булган егетне сайлап, Арча килене булып яши башлаганына да 15 ел инде. Шул гомер эчендә югары белем алынган, ике кыз балага гомер бирелгән, иң мөһиме — балачактан килгән хыялын тормышка ашырып, балалар бакчасында нәниләрне тәрбияләүгә шактый көч куелган.
Татар телен балачактан ярата ул. Балачак дигәч, Людмила Михайловнаның күз алдына мөлаем әбисе, аның ахирәтләре, Юкәче авылының матур табигате, иптәш кызлары белән бәйле якты хатирәләр килеп баса. Татарча өйрәнүенә шулар сәбәпче бит. Мамадыш районының Келәвеш авылында туган оныгын, әнисе декрет ялыннан эшкә чыккач, әбисе үз янына алып килеп карарга була. Керәшен авылында исә үзе бер
дөнья: әбисенә ахирәтләре килә дә, и, китәләр татарча сөйләшеп. Җиләккә, гөмбәгә барганда бәләкәй Люданы да үзләреннән калдырмыйлар, ә юлда татарча җырлар җырлашып баралар. Шул моңнар кыз күңелен әллә нишләтә, тиз арада өйрәнеп, кушылып җырларга да мәҗбүр итә. Үсә төшкәч, авыл кызлары белән уйнаучы кыз, татарча сөйләшкән дуслары сыман иркен аралаша башлый.
Авылларындагы мәктәпкә дүрт авыл баласы килеп белем ала. Бер мәктәптә рус, татар, удмурт балалары тату булып, бер-берсенең телен, җыр-биюләрен өйрәнеп укый. Шулай итеп Людмила удмурт телендә дә бераз “сукалый” башлый.
Яшүсмер чагында ук әбисеннән, әнисеннән татарларның милли ризыгы булган кыстыбый, токмачлы аш пешерү серләренә өйрәнгән кыз, гаиләле булгач бәлеш салырга өйрәнеп, якыннарын сыйлый башлый. Хәзер бәйрәмнәрдә, туганнары кунакка киләсе булса, “Люда, башка берни кирәкми, бәлеш кенә пешер безгә”, — дип хәбәр сала икән. Татарның милли ризыгын гына түгел, халкын, гореф-гадәтләрен хөрмәт итеп, бакчадагы балалар, хезмәттәшләре, әти-әниләр белән татар телендә аралашып, Арчаны яратып яши ул. “Арчада балаларның татар булып та, ана телләрен белмәүләренә, сөйләшмәүләренә йөрәгем әрни. Бу хакта әти- әниләргә дә әйткәнем булды, — ди тәрбияче. — Үзем телнең нечкәлекләрен аңлау, әдәби яктан өйрәнү өчен “Ана теле” онлайн курслары уздым. Аннан күп сүз белдем. Хәзер бакчада да балалар белән күбрәк татарча сөйләшәм. Гаиләбез рус булса да, һәммәбез татарларны хөрмәт итеп, телләрен белеп яши. Кайчак ялгышлык- ларымны кызым төзәтеп тә куя. Бертуган абыйларым да татар телен белә”. Бер чыгышында Людмилага ярдәм итәргә кызы Ксения дә килгән иде.
Конкурста Малмыж районыннан килеп, Акчишмәдә үскән, аннан, Арча педагогика көллиятендә укыган, хәзер Шәпше балалар бакчасында эшләүче Ксения Чапурина да саф татарча чыгышы белән сокландырды жюрины. Үзебезнекеләрнең уңышларын күрү бик күңелле шул. Гомумән, Арчада яшәүче башка милләт вәкилләренең һәммәсе дә татар телендә сөйләшмәсә дә, аңлап яшиләр. Әлбәттә, тирә-юньдәге мохит кеше тормышында зур йогынты ясый.
Жюри катнашучылардан канәгать, хәтта иң яхшыларын сайлап алуы да җиңел булмаган. “Быел татарча иркен сөйләшүчеләр күп катнашты. Тәрбиячеләр өйрәнергә тырыша, татар теленең кирәклеген аңлап эшлиләр”, — ди ТР мәгарифне үстерү институты мөгаллимәсе Рәсимә Шәмсетдинова.
Розалия Зиннәтова