Әле һаман сызлый яралар...
Исән-сау булыгыз!
Әфганстанда минем иптәшем Фәрит тә хәрби хезмәт үтте. Ул бүген мәрхүм инде. Җир йөзендә мондый сугышлар, кан коюлар башка булмасын!
Әфганстан җирендә һәлак булган солдатларны ихтирам белән искә алыйк, исәннәренең кадерен белик.
Хөрмәтле Әфганстанда хәрби хезмәт үткән ир-егетләр! Мин сезгә һәм гаиләгезгә исәнлек-саулык, тынычлык, бәхет телим. Әфганстанда хезмәт иткән Фәритнең тол хатыны
Римма Низамова
Каеннарны сагындым
Божада яшәүче Марат Сөнгатуллин: “Әфганстан – минем яшьлегем, – дип сөйли. – 1979 елның апрелендә армиягә алындым.
Өйрәнүләрдән соң Әфганстанга кердек. Әфганстанда мин 1 ел да 8 ай булдым. Бүген мин десантчы гаскәрләренең запастагы өлкән лейтенанты. Отделение командиры идем. Шулай бервакыт 12 солдат таулар арасындагы кичү юлын кулга төшерергә, наркотиклар, кораллар караванын юк итәргә чыгып киттек. Бөтен полк безнең әйләнеп кайтканны көткән... Барыбыз да исән-сау кайттык. Киемнәребез ертылып беткән, үзебез тузанга-пычракка баткан... Ничек күрешкәнне күрсәгез иде сез! Аны сөйләп-аңлатып булмый. Буш вакытта кино карый идек, футбол уйныйбыз. Үзебезнең каеннарны бик сагындым. Аларны күргәч еладым...
Әфганстан чикләрен Пакыстан кораллы көчләреннән сакладык
Мин – Гарипов Ленар, 1982 елның 30 октябрендә Совет армиясенә хезмәт итәргә чакырылдым. Ерак Көнчыгыш чик сакчылары округында сержантлар мәктәбен тәмамлагач, мине кече сержант дәрәҗәсендә Көнчыгыш чик сакчылары округына җибәрделәр.
Кыргызстанда Ош шәһәрендә 3 айлык өйрәнүләрдән соң Таулы Бадахшан автоном округына, аннан соң Әфганстан иленә Ишкашин поселогына билгеләндем, хезмәтемне шунда дәвам иттем.
Чик сакчылары буларак, без Әфганстан чикләрен Пакыстан кораллы көчләреннән сакладык. Безнең отряд тауларда, диңгез өслегеннән 3850 метр биеклектә иде. Отрядта 4 хәрби саклау ноктасы бар. Рациядән: Пакыстан ягыннан сезнең юнәлешкә таба коралланган басмачылар төркеме килә, дигән хәбәр килде. Безгә ут ачарга приказ бирелде. Атыш 15 минут дәвам итте. Операция уңышлы тәмамланды, безнең яктан югалтулар, яраланучылар булмады.
Төшкә керә
– Мин ризык белән тәэмин итү взводы командиры булып хезмәт иттем, – дип сөйли Арчада яшәүче Рафик Җамалиев.
– Яшь вакытта куркуны да белмәгәнбез инде... 6 хәрби операция кичтек. Бер атыш аерата күңелгә кереп калды. Соңыннан, синең ак чәчләрең барлыкка килде, диделәр. Әфганстан әле һаман төшкә керә. Без Әфганстанга сугышырга кермәдек. Без үзебезнең көньяк чикне сакладык. Иптәшләрне югалттык. Мин бу турыда сөйли алмыйм...
Яралы командир сугыш кырын ташламады
Отставкадагы милиция майоры Данаил Сабиров:
– Мин хәрби машинаның (БРДМ-2) өлкән йөртүчесе. Бу хәл 1983 елның 25 октябрендә булды. Йөк төягән машиналарны озата бардым. Басмачылар безгә һөҗүм ясады. Ярты колонна алга үтте. Дошманнар зур дизель электр станциясен алып баручы КРАЗ машинасын сафтан чыгардылар. Без колоннаның койрыгында идек. Көчле шартлау тавышы ишеттек. Бөтен җирне кара төтен кап- лады. Колонна туктады. Бөтен машина йөртүчеләр дә автомашиналарның көпчәкләре янына яттылар. Һәм басмачыларга каршы ут ачтылар. Безнең БРДМ-2 сафтан чыккан КРАЗ янына ашыкты. Ниятебез машинаны юлдан этеп чыгарып, колоннага юл ачу иде. Әмма без моны эшли алмадык. Рациядән танкны ярдәмгә чакырдык. Күперне кичеп чыктык. Бу вакытта безнең машинага ут ачтылар. Безнең яннан снаряд бик якын очып үтте. Уң яктан снаряд машинаның алгы ягына эләкте. Нәкъ менә шунда безнең рота командиры өлкән лейтенант Михаил Семенов утыра иде. Ул көнне аңа 28 яшь тулды. Заданиене үтәгәннән соң без аны котларга уйлап куйдык. Машина туктап калды. Двигатель сүнде. Барлык электр чыбыклары сафтан чыкты. Командир машинадан чыгуга асфальтка егылды. Ул хәрәкәтләнә алмады. Мин автомат һәм пулеметлар белән коралланган килеш командирны читкә алып киттем. Командир боерыкларны бирүне дәвам итте. Аңа карарга куркыныч иде. Кан эчендә, куллары белән эчәгеләрен эченә этә... Күрше полкның БМП-1 машинасы ярдәмгә килеп җитте. Ул барлык яралыларны һәм һәлак булганнарны алып китте. Бездән ике сугышчы үлде. БРДМ янды. Командир сугыш кырын ташламады. Ул аңын җуйды... Аны саклап кала алмадылар. Операциядән соң өч көннән һәлак булды. Замполит бу операциядә күрсәткән хәрби бурычны намус белән үтәгәнем өчен “Кызыл йолдыз” орденына тәкъдим итте. Бүгенгә кадәр мин аны ала алганым юк әле.
Әнинең чәче агарды
– Элемтә урнаштыручы гади солдат булып хезмәт иттем, – дип сөйли Айванда яшәүче Илшат Миндубаев.
– 1968 елгы мин. Таулы Кабулда хезмәт иттем. Гаиләдә 4 бала без. Мин армиягә киткәндә сеңелкәшкә 1 яшь иде. Абый армиядә иде. Әфганстанда хезмәт итеп кайткач, әби: “Әниеңнең чәче агарды”, – диде. Өйдәгеләргә кыен булган... Безнең белән Казахстаннан бер егет хезмәт итте. Ул үзенең Әфганстанда хезмәт итүен әнисенә язмады. Венгриядә хезмәт итәм, дип язды. Ярый әле армиядән исән-сау кайтты.
Киләсе Яңа елны, Алла боерса, өйдә каршылыйм
Район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Рамил Гарифҗанов, Арча һәм Әтнә районнары буенча хәрби комиссар Алмаз Борһанов күчтәнәчләр белән Пүчинкә-Поник авылына мәрхүм Фәнис Бикбаев гаиләсенең хәлен белергә бардылар.
Фәнис Әфганстан сугышында һәлак булган солдат. “Абыйның үле хәбәрен ишеткәч әни егылды..., – дип дулкынланып сөйләде төп йортта яшәүче Фәнәвил. – 1961 елгы иде абый. 16 гыйнварда 58 яшь тулган булыр иде. Көзгә армиядән кайтасы иде. 1981 елның 6 мартында һәлак булды ”.
– Ул көнне яхшы хәтерлим, – дип сөйли Пүчинкә-Поник мәктәбендә башлангыч сыйныф укытучысы булып эшләүче Алсу Котдусова. – Җилле, ямьсез көн иде. Фәнис абый табутта кайтты. Табутның пыяла тәрәзәсеннән Фәнис абыйны карадык. Башының бер ягы марля белән чорналган иде. Марлядан алсу кан саркыган... Хатларында без бик бай илдә яшибез икән, дип язган.
Фәнис көрәшче егет була. Чаңгыны да ярата. Армиягә озату мәҗлесенә дә көрәштән кайтып керә ул. Альбом эчендә хатлары саклана. “...Менә бүген 1 гыйнвар. Кичә яңа ел каршыладык. Икенче яңа елны, Алла боерса, өйдә каршылыйм инде... Фәнәвил энем, миннән озак хат килмәсә, кайгырып тормагыз, әтиләргә дә әйт. Ярар, сау булыгыз. Кабат сәлам белән Фәнис.1/1—1981 ел.” Әтисенә язган бер хатында мондый сүзләр бар: “Әти, Фәнәвилгә әйт, әйбәтләп укысын, уку армиядә дә бик кирәк. Агачны нечкә вакытында бөкмәсәң, юанайгач, бөгеп булмый аны”.
...Яңа елны өйдә каршыларга насыйп булмый. Разведчик булып хезмәт иткән Фәнис хәлиткеч операция вакытында һәлак була. Үлгәннән соң “Батырлык өчен медале” белән бүләкләнә.
Сәхифәне Румия НАДРШИНА әзерләде