Чарасын алдан күрергә кирәк
Арчада Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелеге идарәсе җитәкчесе Радик Зыятдинов гражданнарны кабул итте. Мөмкинлектән файдаланып без дә аңа берничә кызыксындырган сорауны бирдек.
– Радик Рәгыйпович, сезнең өлкәдә узган ел ничек үтте? Республика буенча үзйөрешле техника катнашында юл-транспорт һәлакәтләре күп булдымы? Үзйөрешле техникага техник күзәтү буенча эш ничек тора?
– Безнең хезмәт күпкырлы. Әмма нигезе – үз- йөрешле машиналарның техник хәленә күзәтче- лек итү. Иң төп юнәлеш һәм иң авырткан урыныбыз шул безнең. Техник яктан төзек булмаган үзйөрешле машиналарның юлга чыгуы – юл һәлакәте тудыручы сәбәпләрнең берсе. Быел ел башында бер кар чанасы белән авариягә очрадылар. Йөртүчесе авыр хәлдә. Узган ел шундый өч очрак теркәлгән иде. Гомумән алганда, узган ел үзйөрешле техника катнашында 28 юл-транспорт һәлакәте булды. Өчесе (бер трактор йөртүчесе исерек хәлдә тракторга утырып, Киров өлкәсеннән Кукмара районына килгән һәм ике кар чанасы) кеше үлеме белән тәмамланды.
– Үзйөрешле машиналарга техник күзәтү үткәрү кыенлык тудыра, иң авырткан урыныгыз, дисез. Бу шәхси машиналарга кагыламы, әллә авыл хуҗалыгы предприятиеләре шулай сансыз кыланамы?
– Авыл хуҗалыгы предприятиеләре буенча үтәлеш 75 процент. Шәхси машиналар белән кыенрак. Аларның 50 проценты гына техник күзәтү үткән. Авыл җирендә ярый әле, кемдә нинди техника барын белеп торалар. Ә менә зур шәһәрләрдә аларны барлавы бик авыр.
– Ә ни өчен хуҗалары техник күзәтү үткәрергә ашыкмый? Түләү суммасы бик зурмы?
– Юк, зур да түгел. Сәбәбе – машиналар төзек хәлдә түгел, арбалары буялмаган, тормозсыз, яктылык кайтарткычлар куелмаган. Шуңа техникаларын күрсәтергә тырышмыйлар.
– Безнең Арча районында да шундый ук хәл күзәтеләме?
– Инспектор булып Габделхак Касыймов килгәч, эш тәртипкә салынды. Әмма сездә проблема – банкротлыкка чыккан “Вамин” хуҗалыкларында. Аларда техник күзәтү үтмәгән 366 техника исәптә тора. Күпмеседер юк та инде, таланып, таралып беткән. 20 проценты яраксыз хәлдә. Аларны я документ нигезендә юкка чыгарырга, я яңабаштан теркәү үткәрергә кирәк. Исәптә тормый икән техника, димәк, аның хуҗасы юк, дигән сүз. Бу җаваплы кешеләрнең үз вазыйфаларына салкын каравыннан гына килгән. Район җитәкчеләре тарафыннан да ныклы контроль кирәк. Шәхси транспорт ияләре дә юлда җитди хәл килеп туганчы чарасын вакытында күрсеннәр иде.
– Техник күзәтү үтмәгән техника юлда туктатылса нинди чара күрелә? Безнең районда, мәсәлән, юлларда рейдлар еш үткәрелеп тора. “Трактор” операциясе дә шуңа юнәлтелгән.
– Бу очракта административ җаваплылыкка тартылалар. Штраф һәм техника белән идарә итү таныклыгын алу каралган.
Гөлсинә Зәкиева