Болыннан – кибет киштәсенә
Татарстан электрон ветеринария сертификатлаштыру системасына күчте. Хәзер барлык ветеринария учреждениеләре дә электрон документлар белән эш итә. Татарстанда 2019 елның 1 июленнән әзер сөт, ит, балык продукциясе электрон ветеринария сертификаты белән генә сатылырга тиеш. Әлеге үзгәрешләр турында без район ветеринария берләшмәсе җитәкчесе Ринат Фәйзрахманов белән сөйләштек.
– Ринат Абдулхакович, 2019 елның 1 июленнән гамәлгә керәчәк яңалык-
лар турында сөйләсәгез иде.
– 2019 елның 1 июленнән сырлар, сөт, куе сөт, эремчек, атланмай һәм сөттән ясалган башка төрле майлар, ит һәм балык ризыкларына, бал, йомыркага, ит, колбаса, балык яки диңгез ризыклары белән әзерләнгән камыр әйберләренә ветеринария сертификаты кирәк булачак.
– Ветеринария озату документы, ягъни сертификат турында җентекләбрәк аңлатсагыз иде.
– Терлекнең теге яки бу авырулар белән авырганмы-юкмы икәнлеге лабораториядә тикшерелә. Монда терлек ризыгы турында ветеринария хезмәте аша бөтен мәгълүмат языла. Бу документлар районда, республика, башка төбәкләрдә йөргәндә дә кирәк. Электрон ветеринария сертификатын алу һәм товарның үткән юлын күзәтү өчен автоматлаштырылган “Меркурий” системасы булдырылды. Электрон “Меркурий” системасы ярдәмендә кирәкле мәгълүматны тиз арада табып була, чөнки анда бердәм база тупланган. “Меркурий” программасында тутырылган электрон документ товарның һәр адымын үтә күренмәле итеп күрсәтә. Ул “болыннан – кибет киштәсенә” алымы белән эшли.
– Кибеткә сөт ризыклары алып килделәр, ди. Ә товарның ветеринария озату документы юк. Ул вакытта нишләргә?
– Әгәр дә товарның ветеринария озату документы, ягъни сертификаты юк икән, ул вакытта товарны кабул итәргә ярамый. Сертификат булган очракта товарны кабул итүче, электрон “Меркурий” системасына кереп, товарны кабул итүен белгертергә тиеш.
– Сертификат алуның тәртибе ничек?
– Терлек ризыгын җитештерүчеләр һәм эшкәртүчеләр дә безгә мөрәҗәгать итәләр. Без терлек ризыгын тикшереп, “Меркурий” базасы нигезендә тиешле документларны әзерлибез.
– Электрон документның өстенлеге?
– Электрон документтан терлек кайда үскән, кайда эшкәртелгән, сыйфаты, ярымфабрикат булса, кайда савытларга, тартмаларга тутырылган, кайчан сатып алучыга барып җиткән – барысын да белеп булачак.
– Итен сатарга теләгән авыл кешесе сертификат алу өчен иң беренче кая мөрәҗәгать итәргә тиеш?
– Терлеген чалу пунктында хәл иткәннән соң шунда ук ветеринария белгече аңа “Меркурий” системасы аша электрон озату документы – сертификат бирә.
– Аңлатуыгыз өчен рәхмәт.
Румия
Саттарова