Бурыч – шартлар тудыру
Арчаның 4нче балалар бакчасында, 5нче гимназиядә һәм Арчаның 6нчы мәктәбендә булдык. Район Советының социаль мәсьәләләр буенча даими комиссиясе утырышында катнашучылар, әнә шулай башта урыннарда булып, мөмкинлекләре чикләнгән балаларны гадәти бакчаларда тәрбияләү, мәктәпләрдә укыту мәсьәләсен өйрәнделәр.
Күчмә утырышны район башлыгы урынбасары Гөлнара Гарипова алып барды. Арчаның 4нче балалар бакчасы мөдире Наилә Самиева бакчадагы шартлар белән таныштырды. Бина яңа булса да, анда мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен барлык техник шартлар да эшләнмәгән. Дөрес, баскыч төбеннән тотынып керү юлы бар. Әмма бина эчендә коридорларда таяну–тотыну җайланмалары юк. Мөдир Наилә Самиевага мөмкинлекләре чикләнгән балалар белән эшләү яңалык түгел. Ул балаларны тернәкләндерү үзәген җитәкләгән педагог. Биредә белгечләр авыр сөйләшүче, кайбер хәрефләрне әйтә алмаучы һәм сәламәтлеге буенча махсус шөгыльләнергә кирәкле балалар белән аерым эшлиләр.
Арчаның 5нче гимназиясендә шулай ук мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен шартлар баскычтан башлана. Бина эчендә дә тотыну–таяну җайланмалары бар. Балалар белән логопед, психолог шөгыльләнә.
Арчаның 6нчы мәктәбендә мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен барлык шартлар тудырылган. Хәтта лифт эшли. Логопед Эльвира Һадиева:
– Бала белән корсакта вакытта ук сөйләшә башларга кирәк, – дип саный. – Әмма бала белән әти-әни шөгыльләнми.
– Авыл мәктәпләренә дә логопед кирәк, – дип әйтеп куйды арадан берәү. – Кайчакта матур итеп шигырь сөйләрлек бала табып булмый.
Бакча, мәктәпләрдә булганнан соң, Арчаның 6нчы мәктәбендә киңәшмә үткәрелде. Укучылар сарае җитәкчесе Руслан Гыйниятуллин мөмкинлекләре чикләнгән балалар белән ничек эшләүләре турында сөйләде. “Авыру баласы булган әти-әниләргә Укучылар сараена килергә, күрергә, баласын түгәрәкләргә йөртергә кирәк. Баланың ничек уңай якка үзгәргәнен үзләре дә күреп сөенәчәк”, – диде Руслан Наилевич.
Арчаның 6нчы мәктәбе директор урынбасары Филсинә Закирова мөмкинлекләре чикләнгән балалар белән эшләү тәҗрибәсе турында сөйләде. Сыйныфта авыру бала (начар күрә, начар ишетә, аутизм һ.б.) укый икән, ул вакытта сыйныфта балалар саны азрак булырга тиеш. Мәсәлән, авыру төрләренә карап, 20, 25 бала һ.б. Бу исә мәктәптә сыйныфлар, укытучылар арта, дигән сүз. Авыру төренә карап, бала янында һәрдаим бер белгеч булырга тиеш, дигән шарт та бар. Кыскасы, сәламәтлеге буенча аерым игътибар сорый торган балаларга бакча, мәктәпләрдә белем бирү җитди чыгымнар да сорый. Бу турыда барыбыз да белә.
– Мәгариф, медицина, социаль яклау хезмәтләре белән берләшеп, бердәм ведомствоара база төзергә, районның инклюзив белем бирүне үстерү программасын эшләргә кирәк, – дип йомгаклады утырышны Гөлнара Гарипова. – Безнең төп бурыч – сәламәтлеге буенча аерым игътибар сорый торган балаларны гадәти бакча, мәктәпләрдә укыту өчен мөмкин кадәр күбрәк шартлар тудырырга, грант оту конкурсларында катнашырга кирәк.
Румия Саттарова