Соңгы кыңгырау бәйрәме белән котлау

2019 елның 24 мае, җомга

Кадерле чыгарылыш сыйныф укучылары!
Хөрмәтле укытучылар һәм ата-аналар!
Соңгы кыңгырау бәйрәме белән ихлас котлауларны кабул итегез! Мәктәптә укуны тәмамлаучылар өчен бу үзенчәлекле көн, чөнки ул яңа, олы тормыш башлануын символлаштыра. Район мәгариф оешмаларының 9-11 сыйныфларын быел 700гә якын укучы тәмамлый.
Кадерле балалар! Сез Яшь, көч һәм энергия тулы, киләчәккә зур планнарыгыз бар. Чын күңелдән сезнең иң якты хыялларыгыз чынга ашсын дип телим. Бүген сезнең алда дөньяда үз урыннарын табу өчен зур мөмкинлекләр ачыла. 
Сезнең укытучыларыгыз сыйфатлы белем алу, киң даирә һәм  максатчан, алга киткән шәхесләр булу өчен кулдан килгәннең барысын да эшләделәр. Хөрмәтле педагоглар, сез балаларга биргән мәхәббәтегез тәрбияләнүчеләрегезгә хөрмәт, рәхмәт һәм казанышлар белән кайтсын!
Үз балаларына гына түгел, укытучыларына да ярдәм иткән ата-аналарга да җылы сүзләр җиткерәм.
Кадерле чыгарылыш сыйныф укучылары, сезгә күңел күтәренкелеге, оптимизм, үз-үзегезгә ышаныч, иҗади илһам һәм уңышлар телим! Хәерле юлга!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International