Кыңгыраулы мәктәп еллары!..

2019 елның 29 мае, чәршәмбе

Кыңгыраулы мәктәп еллары!..

Әле дә Арчаның 6нчы мәктәбендә булган соңгы кыңгырау тәэсирләре белән яшим.

Кыңгыраулы,  кыңгыраулы,

Кыңгыраулы мәктәп еллары!..

Кояшлы матур көн булды ул. Районда иртәдән 161 чыгарылыш сыйныф укучысы соңгы кыңгырау тантанасына ашыкты. Ә Арчаның яңа 6нчы мәктәбендә беренче чыгарылыш сыйныф укучылары барысы 9. Кызлар тантанага ак алъяпкычлардан килделәр. Янәшәләрендә сыйныф җитәкчеләре татар теле һәм әдәбияты укытучысы Миләүшә Шәймуллина. Әти-әниләр дә шунда. Үзенә бертөрле дулкынлану сизелә. Бергәләп фотога төшәләр, сөйләшәләр, көлешәләр. Тантанага район мәгариф идарәсе җитәкчесе Рамил Мөхәммәдияров та килгән. Соңгы кыңгырау тантанасын мәктәп директоры Дилүс Мос- тафин ачып җибәрде. Бәйрәмне Рамил Мөхәммәдияров дәвам итте. Ул хезмәтләрен намус белән башкарган, уңышка ирешкән мәктәп директорына, укытучыларга, укучыларга Рәхмәт хатлары, грамоталар тапшырды.

Сүзне Арча Боз сарае җитәкчесе Илһам Шакиров алды. Ул шулай ук бәйрәмгә буш кул белән килмәгән иде. 6нчы мәктәптә “Драконнар” хоккей командасы 4нче сыйныфны тәмамлады. Хоккей буенча уңышлары күп булды аларның. Республика буенча чордашлары арасында җиңү яулап, Сочига кадәр Бөтенроссия хоккей ярышына бардылар. Анда уңышлы уйнап, Биектауда “Юмарт боз” төбәк ярышында җиңеп финалга үттеләр. Шулай итеп, яшүсмерләрнең 1 разряды нормаларын үтәделәр. Илһам Шакиров хоккейчы малайларның уңышларын атап, рәхмәт әйтеп, дип- ломнар һәм 1 разряд кенәгәләрен тапшырды. Спортта да, укуда да сынатмый егетләр! Афәрин!

11 сыйныф укучылары янәшәсендә 9нчы сыйныф укучылары. 9 сыйныфны барысы 42 бала тәмамлый. “Нишләп сез бүген кәефсез?” – дип сорыйм 9А сыйныф җитәкчесе, география укытучысы Наҗия Хөсәеновадан. “Классның яртысы чыгып китә бит...”, – дип җавап бирде Наҗия ханым. Яшүсмерләрнең һөнәр көллиятләренә, техникумнарга укырга барулары, ышанычлы һөнәр алып чыгулары, минемчә, күпкә отышлырак. Теләкләре булса, укуны тагын да дәвам итеп була. Сыйныф җитәкчесе дә шушы фикердә.

11ләрнең дә хыяллары матур. Һөнәрләр күп төрле. Барысы да кызык- тырып тора. Кем юрист булам ди, кем – табиб, кем техника остасы... Алда имтиханнар. 27 майда 11ләр беренче имтиханнарын тапшыр-

дылар. Географиядән һәм рус әдәбиятыннан. Арчаның 2нче мәктәбендә һәм Арчаның 5нче гимназиясендә имтихан тапшыралар. 9ларның имтиханнары иртәрәк башланды. 24 майда сигез 9нчы сыйныфны тәмамлаучы, Балтачка барып, инглиз теленнән имтихан тапшырып кайтты.

...6нчы мәктәпнең беренче каты шарлар белән бәйрәмчә бизәлгән. 11ләрнең фотолары баш очында эленеп тора. Эләктереп аласың да карыйсың. Ә анда нәни вакыттагы фотолар. Кай арада үсеп җиткәннәр?! Әле кайчан гына йөгерә-атлый 1нче сыйныфка килгән иделәр. Инде бүген җиткән кызлар, җиткән егетләр... Кай арада?

Румия Надршина

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International