Башкорт дуслар тәҗрибә уртаклашырга килде
24 майда Арча Үзәк китапханәсенә Башкортстанның Туймазы районы китапханәчеләре килде. Сәфәрнең максаты – китапханәдәге эш тәҗрибәсе белән уртаклашу иде.
“Арча турында еш ишетәбез, килеп күрә алган гына юк иде, менә бүген насыйп булды. Тукай җиренә килә алуыбызга, Арча халкы белән аралашуыбызга чиксез шатбыз. Киләчәктә Казанга, Тукай җиренә тагын иркенләп килергә исәп бар”, – дип фикерләре белән дә уртаклашты кайбер кардәшләребез. Арчадагы китапханә системалары эшчәнлеге белән танышу идеясен үзләренең район үзәк китапханә җитәкчесе биргән. Узган ел көз Татарстанга киңәшмәгә килгәч, аңа Арча районын күрү дә насыйп булган һәм ул үз районындагы китапханәчеләрне бирегә алып килергә ниятләгән.
Китапханәдә кунаклар гомуми эш барышы, китап фондының эшчәнлеге белән танышты, китапханә хезмәткәре, түбәтәй, калфаклар чигү остасы Гөлгенә Хәсәнова уздырган осталык дәресендә күкрәкчәгә бизәк төшерү буенча күнекмәләр алдылар, бер уңайдан Арча осталары чиккән калфак-кечкенә түбәтәйләргә дә ия булып киттеләр.
Күршеләр белән очрашу ветеран райондашларыбыз Гайшә Якупова һәм Камил Вагыйзовка да насыйп булды. Гайшә апаны күпләр “Җидегән чишмә” театрында уйнаучы артист буларак белә. Башкортстанның Ярмәкәй районында туып-үскән Гайшә апа яшьлегендә Туймазыда эшләгән. Аннан язмыш җилләре үзен Себергә алып киткән. Бүгенге көндә ул Арчада гомер итә. “Автобуста “Уфа” дигән язуны күрүгә, күңелем тулып китте. Китапханә яныннан тыныч кына үтеп китә алмадым, якташларымны күрергә кердем”, – дип сөйләде ул.
Камил Вагыйзов – “Әлифба” авторлары Рәмзия Вәлитова һәм Сәләй Вагыйзовларның улы. Ул бәләкәй чагында әнисенең туган ягы Стәрлетамакта булган вакытларга бәйле истәлекләре белән уртаклашты.
Очрашу түгәрәк өстәл артында фикер алышу белән тәмамланды. Ә кунаклар Тукай рухын саклаган Яңа Кырлайга, шагыйрьнең музей-комплексына юл тотты.
Розалия Зиннәтова