Йомшак күңелле Әминә апа
Урта Атыдан Әминә апа Һадиевага 90 яшь тулды. Юбилярны район башлыгы урынбасары Гөлнара Гарипова котлады. Әминә апага Россия Президенты В.Путинның һәм район башлыгы И.Нуриевның Рәхмәт хатларын тапшырды.
Авыл җирлегеннән һәм район социаль яклау бүлегеннән дә килделәр. “Ике абый, әти сугыштан кайтмады, – дип сөйләде Әминә апа. – Бик авыр заманнарда яшәгәнгәдер инде, Аллаһы Тәгалә бүгенге рәхәт тормышны биргән...”.
“Ирем Габделнур гомергә бергә булабыз, дигән иде, вәгъдәсендә тормады, калдырып китте...” – дип тә уены-чыны белән әйтеп куйды Әминә апа. 6 бала үстерә алар. Килене Фәүзия: “Әни безнең өчен бик кадерле, – ди. – Бик әйбәт кеше. Авылда андый кеше сирәктер…” Әминә апа янында төпчек кызы Наилә яши.
Юбилеена балалары җыелган. “Йомшак күңелле, Аллаһы Тәгаләнең бер бәндәсе инде ул безнең әни. Исән-сау була күрсен”, – дип яратып сөйләделәр балалары. Без дә шул теләкләргә кушылабыз. Әминә апага шушы тормышның рәхәтен күрергә язсын!
Әлфия СӘГЫЙТОВА