“Ятаган”ның иҗат концерты

2019 елның 31 мае, җомга

“Ятаган”ның иҗат концерты

Арча сәнгать мәктәбендә “Ятаган” фольклор халык уен кораллары ансамбленең иҗат концерты булды. Беренче тәэсирем – искиткеч! Рәхәтләнеп карап, тыңлап, илһам алып утырдым. Халыкара, төбәкара, республикакүләм фестиваль-бәйгеләрдә катнашып, лауреат исемнәре яулап килгән, районда үткән концерт, чараларның бизәгенә әверелгән бу ансамбль чыгышын беренче генә күрүем түгел. Әмма аларда ул бер көй уйнаса, бу концертны тулысынча үзе алып барды.

Ансамбльнең исеме “Ятаган” нәрсәне аңлата? Ятаган ул борынгы музыка уен коралы икән. Табып алып, анда уйнарга да өйрәнгәннәр. Моннан тыш, гөслә, кубыз, сорнай, думбра, курай, җәя кубыз, авыз гармуны, дәф, мандолина, скрипка, тальянда да уйныйлар, сыбызгылар да сызгырталар. Берсе тальян суза, аны скрипка тавышы бизи, сыбызгылар тавышы чәчәкле болыннарга алып чыга, дәф көйгә үзенчәлек кертә, курай миллилек өсти.

Кыскасы, һәр уен коралы үзенчә матур көй чыгара, барысы бергә искиткеч, тыңлап туймаслык матур ансамбльгә әверелә.

– Мин гөсләгә басым ясадым. Гөсләчеләр элек Мамадыш, Питрәч, Зәй, Балтач районнарында, Арчаның Сәрдәбаш авылында булган. Хәзер Балтач белән Арча якларында гына сакланып килә. Гөсләчеләр үзләре олы яшьтә, шуңа алар да бик уйнамый инде, – дип аңлатты ансамбльнең җитәкчесе Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Альберт Гайнетдинов. – Мин бу уен коралы белән кызыксындым, фәнни эш тә яздым. Бер укытучы проект тәкъдир итеп, грант отты. Без ул 300 мең сум грант акчасына киемнәр тектердек. Аннан менә шушы ансамбльне оештырдым. Коллективта барлыгы 11 кеше, барысы да сәнгать мәктәбе укытучылары. Бер гөслә белән генә матур аваз тудырып булмый бит. Шуңа башка төрле татар музыка уен коралларын да куштык. Күбесе ят инструментлар. Укытучылар аларда уйнарга өр-яңадан өйрәнде.

Карап торганда алай дип әйтмәссең дә, кызларның куллары кулга йокмый, бармаклары биеп кенә тора. “Ятаган” башкаруында татар халык көйләре, такмаклар яңгырады. “Нигә яна йөрәгем”, “Ди-сәнә”, “Галиябану”, “Берсе алма, берсе хөрмә” татар халык җырлары ансамбль башкаруында бөтенләй икенче төс алды.

Арча сәнгать мәктәбе укытучыларының чын сәнгать осталары икәнлекләрен беләбез. Аларның үзләре белән генә дә зур концерт куеп чыгып була. Җырга да оста, бииләр дә, төрле уен коралларында да уйныйлар. Альберт Гайнетдинов үзе дә күп төрле талант иясе. Бу концертта да ул курай, кубыз, җәя кубыз, авыз гармуны, сыбызгылар кебек уен коралларында уйнады.

Моннан тыш, Булат Сафиуллин Рөстәм Яхинның “Серле күзләр”ен, Айгөл Исмәгыйлева “Имәннәр шаулый” белән “Арча көе”н, Артур Хафизов үзе дәфтәдә уйнап “Ак калфак”ны җырлады. Фәнил Әүбәкиров гармунда татар халык көйләрен сузгач, тамашачыларның йөзләрендә елмаю балкыды, аяклар үзләреннән үзләре биеп китәргә әзер иде. Скрипка кыллары күңел кылларын да селкетә, диләр. Дөрес икән. Альбина Гомәрова скрипкада уйнаганны зал тынсыз калып тыңлады. Айсылу Мортазина сәнгатьле итеп шигырьләр укыса. Миләүшә Сәгыйтова “Умырзая”ны биеде. Менә шундый серле мизгелләр бүләк итте ансамбль яраткан тамашачыларына.

– Киләчәктә ансамбль составын тагын да зурайтырга, программасын тулыландырырга исәп, – диде Альберт Гайнетдинов.

Ансамбльгә иҗат уңыш- лары телибез. Алардан киләчәктә дә матур чыгышлар көтәбез.

Гөлсинә Зәкиева

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International