Сабантуйлар алдыннан...

2019 елның 31 мае, җомга

Сабантуйлар алдыннан...

Сабантуе алдыннан Арча ипподромында ат чабышлары үткәрү матур бер гадәт-йолага әйләнде. Майның бер шимбәсендә быел да уздырылды ул. Бәйрәм җыр-музыкалар белән күңелле башланып китте. Атлар ярышы тантанасын район башлыгы Илшат Нуриев ачып җибәрде.

Ярышта 20 ат катнаш- ты. Арча, Балтач, Кук- мара районнары, Мари Иле республикасы, Малмыж атлары ярышты. Ярышларны Яңасала авыл җирлеге башлыгы, Айрат Сафин алып барды. Аргамаклар дүрт төркемдә чаптылар. Иң беренче булып 2 яшьлек алты ат чабышка керде. Сабадан Рәсим Әсәдуллин, Кыснадан Равил Ибраһимов (ике аты), Мари Иленнән “Верховный Круиз” ширкәтеннән, Курса-Почмактан Венер Исмәгыйлев, “Ак барс” агрокомплексы” ширкәте атлары чабышты. Финишка беренче булып Курса-Почмактан Венер Исмәгыйлевның “Карамелька” атында күршесе 11 сыйныф укучысы Илнур Рамазанов Кыснадан Равил Ибраһимовның “Каролина” кушаматлы атында улы Рафил икенче. Өченче нәтиҗәне Мари Иле аты “Премьера” (җайдагы Анна Макарова) күрсәтте. Финишка беренче килгән Илнур Рамазанов: “Атны көздән әзерләдек”, – диде.

Икенче төркемдә ярым чиста токымлы алты айгыр тизлеккә, чыдамлык- ка сыналды. Алар Мари Иле, Иске Иябаштан Илшат Шакирҗанов, Урта Курсадан Фәндүс Сәләхов, Арчадан Рамил Рәхмәтуллин, Исмәгыйль Яхин, Кыснадан Равил Ибраһимов атлары иде. Рамил Рәхмәтуллинга тиңнәр булмады. Илшат Шакирҗанов аты да шәп чапты. Улы Илназ “Эдинбург” кушаматлы атта икенче килде. Ә өченче нәтиҗә Кыснадан үз аты “Падишах” белән чапкан Рафил Ибраһимовта булды.

Чират ярым чиста токымлы бияләргә җитте. Кукмарадан Ришат Хәнәфиев, Җәүдәт Гобәйдуллин, “Ак барс” агрокомплексы”ннан, Балтачтан Самат Рәхимҗанов атлары 1800 метрга ярышты. 4–6 яшьлек атлар. “Ак барс” агрокомплексы”ның “Загира” кушаматлы атында Александр Александров иң яхшы нәтиҗәне бирде. Аның артыннан Кукмараның Җәүдәт Гобәйдуллинның “Экзотика” атында Анна Макарова һәм Балтачтан Самат Рәхимҗановның “Профи” атында Ксения Петухова килде.

Дүртенче булып чис-та токымлы 4 аргамак ярышка керде. 1800 метрга Көектән Вилдан Гарифуллинның “Брауншвайг” атында улы Вилнур, Арчадан Рәмзил Рәхмәтуллинның “Аришель” атында Александр Александров, “Ак барс” агрокомплексы”ның “Элбуни-Леман” атында Зөлфәт Рамазанов, Малмыждан Борис Мироновның “Балотрин” атында улы Артем чапты. Борис Миронов аты иң көчлесе булып чыкты. “Ак барс” агрокомплексы” аты финишка – 2нче, Рәмзил Рәхмәтуллин аты – 3нче килде.

Соңыннан җиңүчеләргә акчалата бүләкләр һәм дипломнар тапшырылды.

...Тиздән Сабантуйлар. Атлар үзара ярышып чирканчык алдылар. Рәхмәт атчыларга, матур бәйрәм-ярыш күрсәттеләр. Кыснадан Равил Ибраһимов хак әйтә: “Атлар ул татарның үткәне һәм киләчәге!” Сабантуйларга кадәр!

Румия

ГАРИФҖАНОВА

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International