Алар алтынга тиң

2019 елның 31 мае, җомга

Алар алтынга тиң

Үрнәктәге агросәнәгать һөнәр көллиятенең “Ачык ишекләр көне”нә кызыксынып бардым. Биредәге шартлар, булачак һөнәр ияләре белән танышу мөмкинлеге булачак иде.

...Ишекне ачып керүгә фойеда һәр килгән кешене чәк-чәк, кайнар чәй белән сыйладылар. Менә дигән танышу, аралашу урыны! Өстәлне бер төркем Лесхоз мәктәбенең 9 сыйныф укучылары урап алды. Көлешә, шаяра, бер-берсен кыстый-кыстый чәй эчтеләр. Күңелле! Ай күрде, кояш алды дигәндәй, яшьләр чәйне тиз тотты, табын янына икенчеләр килде. “Сеҗе мәктәбеннән”, – дип таныштырды алар үзләре белән. “Мөрәле авылыннан, улым Ринас белән сыйныфташы Рөстәмне очрашуга алып килдем, – дип сөйләде Рәнис Туктаров. – Армиягә китәр алдыннан үзем дә шушында, Үрнәк училищесында укыдым. Егетләр өчен менә дигән һөнәр алу урыны. Техниканы белеп чыгасың. Ә ир-егет техниканы белергә тиеш. Китап буенча гына түгел. Кулыңа тотып эшләп карап. Монда остаханәләрдә детальне сүтеп-җыеп өйрәнәсең. Улым Ринас авылны ярата. Олысы Казанда. Ә монысы беркая китмим, ди”. “Мин 6 сыйныфтан комбайнда инде, – дип сөйләде Рөстәм Фәйзрахманов. – Әтинең (Радик) ярдәмчесе булып эшләдем. Техниканы беләм”. “Без икебез дә җәен комбайн-

да эшләдек, – дип сүзгә кушылды Ринас. – Хәзерге заманча комбайннарда эшләве дә күңелле. Тузан керми, җилләткечләр эшләп тора... Узган елгы җәйдә 50-60 мең сум акча эшләдек”.

Сөйләшә-сөйләшә залга үттек. Үрнәк агросәнәгать көллияте җитәкчесе Рифкать Камалетдинов очрашуны башлап җибәрде. “Быел мартта көллият ачылганга 75 ел булды”, – дип сөйләде ул.

 Көллият 1944 елның 22 мартында Арчаның авыл хуҗалыгын механикалаштыру мәктәбе булып ачыла. Шул уку елында ул өч айлык курсларда 183 тракторчы һәм комбайнчы әзерләп чыгара. 1954 елда исеме училище итеп үзгәртелә. 1953–54 уку елында инде 700 механизатор әзерли! 2009 елдан Үрнәкнең 77нче һөнәр лицее “Арчаның агросәнәгать һөнәр көллияте” итеп үзгәртелә.

Уку йорты үзенең укытучылары, укучылары – хезмәт геройлары белән горурлана. Бер генә мисал. Үрнәк училищесын тәмамлаган Социалистик Хезмәт Герое Шәрифулла Сәгъдуллин Казахстанда чирәм җирләр күтәрүдә катнаша. “Северный” хуҗалыгында гомер буе тракторда эшли. Шушмабаш мәктәбенә Герой хөрмәтенә мемориал такта кую көнендә (2016 елның мае) авылдашы Рафаэль Сәмигуллин: “Шәрифуллага мин һәйкәлне алтыннан коеп куяр идем!” – дип сөйләде. Менә нинди кешеләр тәрбияләгән һөнәр йорты бу!

...Бүген аларны Рәнис, Рөстәм, Ринальләр алмаштырачак. Тормыш дәвам итә. “Ачык ишек-ләр көне”нә килүчеләрне остаханәләрдә йөрттеләр, тулай торак, көллият тормышы белән таныштырдылар, студентлар концерт куйды. Казанның авыл хуҗалыгы академиясеннән укытучылар кайтып, көллиятне тәмамлаучылардан тест ала һәм лаек- лыларны академиягә имтиханнарсыз кабул итә – моңа ничек кызык- мыйсың инде! Кызыктыра, билгеле! Шушмабаштан ветеран Рафаэль абыйның сүзләре искә төшә. Һәйкәлне алтыннан кояр идем... Көллият әзерләгән ир-егетләрнең күбесе әнә шундый, алтынга тиң. Халык арасында: “Үрнәк училищесын тәмамлаган ир-егетләр бервакытта да югалмый”, – дигән сүзләр тикмәгә таралмаган.

Румия

САТТАРОВА

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International