Проектлар – халык өчен
Бөтен ил буйлап халык өчен эшләнгән проектлар старт алды. 2018 елның маенда РФ Президентының “2024 елга кадәр Россия Федерациясе үсешенең халыкчан максатлары һәм бурычлары турында”гы Указы чыкты. Ул проектлар 12 юнәлештә эшләнгән. Алар демография, сәламәтлек, мәгариф, хезмәт җитештерүчәнлеге һәм мәшгульлек, кече һәм урта бизнес, имин һәм сыйфатлы юллар, торак һәм шәһәр мохите һ.б. юнәлештәге проектлар. Аларны тормышка ашыру өчен безнең республикада 2019 елга 19,4 млрд сум акча каралган. Шуның 14,9 млрд.ы федераль бюджеттан.
Проектларны тормышка ашыру буенча безнең районда нәрсәләр эшләнә? Шул сорау район Советының социаль мәсьәләләр буенча даими комиссия утырышында каралды. Утырышны район башлыгы урынбасары Гөлнара Гарипова алып барды. Ул теманың бик тә әһәмиятле икәнен ассызыклап үтте. Проектларның үтәлешен депутатлар игътибарда тотачак. Бу турыда шулай ук жәмәгатьчелек тә белеп торырга тиеш. Чөнки проектлар халык өчен эшләнгән.
Сәламәтлек юнәлешендәге проектның районда ничек тормышка ашырылуы турында район үзәк хастаханәсе баш табибы Тәлгать Баһаветдинов сөйләде. Сәламәтлек өлкәсендә туу һәм үлү яшәешнең төп күрсәткечләре булып тора. Баш табиб сүзне шуннан башлады.
– 2017 елда районда 588 бала туган, 674 кеше үлгән, үлүчеләр туучыларга караганда 89га күбрәк. 2018 елда 603 бала туса, 653 кеше үлгән. Аерма 50 кеше.
Район сәламәтлек саклау системасындагы барлык биналар да ныклап төзекләндерелгән, авыруларга тиешле шартлар тудырылган, белгечләр бар, заманча җиһазлар кайтып тора һәм алар алга таба да көтелә, халыкның медицина тикшеренүләре ике тапкырга арткан. “Медицина уку йортларында район юлламасы нигезендә максатчан программа буенча укыган белгечләр Арчага эшкә кайтырга тиеш”, – дип басым ясап әйтте баш табиб. Моның белән авыл жирлекләре башлыклары да хәбәрдар булып, кызыксынып торса иде.
Район социаль яклау бүлеге җитәкчесе урынбасары Рузия Талипова:
– Республика бюджетыннан авыл җирендә яшәүче 25 яшькә кадәр беренче баласын тапкан анага бер тапкыр 50 мең сум бирелә. Районда мондый түләүләрне узган ел 76 кеше алды, быел – 27, – дип сөйләде. – 29 яшькә кадәр өч бала тапкан ана бер тапкыр 100 мең сум акча ала. Бу акчаны 2018 елда 16 кеше алды, быел 4 ана. Болар барысы да демографияне көйләү максатыннан яшь гаиләләргә дәүләт ярдәме.
Район башкарма комитетының инфраструктура үсеше бүлеге белгече Марат Гәрәев халыкны кызыксындырган торак программалары турында сөйләде. Төзелешләр артачак. Ипотека бәяләре арзанаячак.
– “Торак һәм шәһәр мохите” проекты кысаларында 2018 елдан 2024 елга кадәр ипотека буенча бәяләрне 9,5 проценттан 7,9 процентка кадәр өлеш-ләп төшерү каралган, – диде Марат Гәрәев.
Район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Зөлфәт Шәрәфетдинов: “Дәүләт программалары нигезендә кешеләрнең үзмәшгульлеген арттырасы бар”, – дип сөйләде.
Экология, мәгариф һ.б. мәсьәләләр буенча да чыгыш ясадылар. Проектлар буенча озын, озак сөйләп булыр иде. Дәүләт ярдәме белән күп нәрсә эшләнә һәм эшләнәчәк. Без бу турыда язып торабыз.
Румия Саттарова