Үзе якты, җылы, әниле...

2019 елның 5 июне, чәршәмбе

Үзе якты, җылы, әниле...

Түбән Аты, Урта Аты, Урта Сәрдә авылларында булдык. Безне олы юл буенда Урта Аты авыл җирлеге башлыгы Резедә Батталова каршы алды. “Бу хезмәттә ике ел. Безнең җирлеккә дүрт авыл – Урта Аты, Түбән Аты, Урта Сәрдә, Колачы авыллары керә”, – диде ул.

Шушы җирлектә район Советының икътисади үсеше, авыл хуҗалыгы һәм тирә-юньне саклау мәсьәләләре буенча даими комиссиясенең күчмә утырышы булды. Анда район башлыгы урынбасары Гөлнара Гарипова катнашты. Төзекләндерү һәм санитар торыш мәсьәләләре каралды.

Иң элек эшмәкәр Дамир Хәлиуллин теплицаларына кердек. Алар 6 гектар җирдә кыяр, помидор үстерәләр. “50ләп кеше эшли, – дип сөйләде Дамирның хатыны Фәридә ханым. – 25 мең сум хезмәт хакы алалар. Кредит түлибез. Эшне без субсидияләнгән кредиттан башладык. Пленкадан теплицалар төзедек, газлаштырдык, электр керттек, теплица җиһазлары алдык, эшчеләргә тулай торак төзедек. Кыяр, помидорны кая куйыйк икән дип аптыраган юк, сатып бетереп барабыз”.

Уңай күренешләрдән авыл җирлеге башлыгының матур итеп эшләнгән самоварлы чишмәне дә күрсәтәсе килде. Чишмә янында хәтта күл хасил булган. “Чишмә әнә урамның теге башыннан төшә, – дип сөйләде Резедә ханым. – Данис Шәяхмәтов чишмәне әтисе Гомәр абый һәм әнисе Нәфига апа истәлегенә эшләтте”.

Түбән Аты мәктәбендә (директоры Рәдис Шакиров) 40 бала укый. 15 укытучы. 10 сыйныфка Наласа мәктәбенә баралар. Әмма күбесе 9 сыйныфны тәмамлагач, һөнәр көллиятләренә, техникумнарга укырга керәләр. Көрәш, туризм белән шөгыльләнәләр. Уңышлары да бар. Янәшәдәге балалар бакчасында 11 бала тәрбияләнә.

Урта Сәрдәгә кузгалгач: “Ике арага асфальт юл кирәк”, – дип сөйләшеп бардык. Иң кызганычы: Урта Сәрдәнең мәктәбе ябылган. Күрше Биектау районының Мүлмә авылына барып укыйлар. Ә ул якка асфальт юл эшләнгән. Урта Сәрдә авылында йортларга су кермәгән. Янгыннар хәтәрлегеннән яңа гына, җирне казып, 25 тонна су сыешлы зур савытны урнаштырганнар. Клуб, китапханәгә кереп чыктык. “19 ел фермада сыер саудым, – дип сөйләде клуб мөдире Илфира Зарипова. – 7 ел инде менә клубта. Иптәшем Илдар тракторда, ул булыша. Шимбә яшьләр җыела. Күрше-тирә Коркачык, Ямаширмә, Чыпчык, Мүлмә авылларыннан да киләләр. Элек сугыша иделәр, хәзер тыныч”. Илфира ханым белән китапханәче Әнисә Ишморатова бергәләп авылдашлары шагыйрь Ринат Рәхимов турында иҗади кичә оештырганнар. Китапханәдә музей да бар.

Урта Атыда су белән тәэмин итүче ике гидрант эшләтеп куйганнар. Түбән Аты мәдәният йортында оештырылган фольклор ансамбле чыгышы да күңелләргә хуш килде. Мәдәният йорты җитәкчесе Илсөя Мөхәммәтгалиева үзе гармунда уйный. Фельдшер–акушерлык пунктында фельдшер Надия Йосыпова: “Хәзер халык диспансерлаштыруга житди карый, медицина тикшерүе үтеп торалар”, – диде.

Әлбәттә, бу төбәктә уңай күренешләр белән бергә проблемалар да җитәрлек. Яшьләр шәһәргә китү ягын карый. Авыл эчендәге юлларны карыйсы бар. Нәрсәгә тотынсаң да, акчага килеп терәлә. Әмма бу җирлектә булдыклы тырыш кешеләр яшәвенә инандык без. Һәм... биредән туган авылын, нигезен, әти-әнисен онытмаган, ярдәмчел изге күңелле кешеләр чыккан!

Урта Атыда кояштай балкып торган мәчет янына тукталдык. Бер якта мәчет, ә икенче якта – матур йорт. “Сәкинә апалар йорты, – диде Резедә Батталова. – Мәчетне Сәкинә апа эшләтте. Зиратны, күперне дә ул эшләтте”. Мәчет диварына: “Камалетдин кызы Шамсенаһар истәлегенә төзелгән мәчет. Кызлары Зөлфирә, Сәвия, Сәкинә. 2011 ел”, – дип язылган. Әнә, Сәкинә ханым үзе дә, Казаннан кайтып җиткән. “Аллаһы Тәгаләнең ризалыгы өчен”, – дип сүзне кыска тотты ул. Шигырь юллары күңелгә килә:

Туган йортым

 тагын төшкә керде

Үзе якты, җылы, әниле... (Римма Гайнанова)

Адәм баласын әнә шул тарта. Үзе якты, җылы, әниле...

Румия

Надршина

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International