Арчада алар телендә сөйләшәләр

2019 елның 7 июне, җомга

Арчада алар телендә сөйләшәләр

Арча педагогика көллияте студентлары, 6нчы мәктәп каршындагы лагерьга йөрүче укучылар, 9нчы балалар бакчасы нәниләре 3 июнь көнне Америкадан килгән кунаклар белән очрашты.

Америка Кушма Штатларының Мичиган штатындагы Феррис университеты галимнәренең Арча педагогика көллиятенә инде өченче тапкыр килүләре. Быелгы сәфәрләре – америка студентларына стажировка уздыру өчен Арча педагогика көллияте белән танышу иде.

Арча педагогика көллияте эшчәнлеге белән танышканнан соң кунаклар 6нчы мәктәптә булды. Мәктәп яны лагеренда эшләүче көллият студентларының хезмәтләрен дә күрделәр. Биредә инглиз теленнән балаларга 4 укытучы белем бирә һәм алар һәркайсы чит телдә иркен сөйләшә, шунлык- тан, мәктәп белән таныштырганда да, тәрҗемәче кирәк булмады, укытучылар үзләре аңлатып, кунакларның сорауларына аңлаешлы җавапларын җиткерде.

9нчы балалар бакчасы мөдире Эльвира Мостафина кунакларны капка төбеннән үк үз туган телләрендә сәламләп каршы алды. Әлбәттә, америкалылар куанычлы хисләр кичергәндер, татар мохитендә инглиз телендә нинди иркен сөйләшәләр бит! 9нчы бакча нәниләре сәхнәләштергән инглиз телендәге әкият, шигырьләр күңелләренә ничек хуш килгәндер! Шулай ук балалар тарафыннан WorldSkills стандартлары буенча район чемпионатында ясаган чыгышлары, татарча, русча, төрек телендә шигырьләр тәкъдим ителде.

Бакчада балаларга инглиз телен өйрәтүгә игътибар зур. Төрек телен өйрәнүдә дә уңышлары сөенерлек. Америкадан килгән галимнәр райондашларыбызның балаларга чит тел өйрәтүдә бар көчләрен куеп эшләвен, аеруча үз туган телләренә карашның яхшы икәнен күрделәр. Балаларның киләчәген кечкенә чагыннан кайгыртып эшләүче тәрбиячеләргә “афәрин!” генә диярлек. Кеше организмына бәйле дөньякүләм ачышлар ясаган Мичиган штатындагы университет галимнәре өчен гади татар мохите яшәеше әллә ни шаккатырырлык булмагандыр да бәлки, шулай да, чит илләргә чыгып чынбарлыкны үз күзләре белән күрүләренең файдасы булмый калмагандыр.

Әлеге университет мөгаллимнәре педагогика көллиятенә тәүге тапкыр 2017 елның февралендә килгән иде. Бер атналык стажировка вакытында Арча педагогика көллияте белән Феррис исемендәге университет арасында студентлар алмашу, конференция, форумнар һәм башка чаралар уздыру турындагы килешү төзелде.

Розалия Зиннәтова

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International