Рәсмиләштер һәм тынычлап эшлә
2019 елның 1 гыйнварыннан Россиянең 4 төбәгендә “Һөнәри керемгә салым” дигән яңа салым режимы эшли башлады. Аның төп бурычы – үзмәшгуль кешеләр өчен салым салуда тәртип булдыру һәм салым процессын җиңеләйтү. Элек андый кешеләр өчен ике юл бар иде: эшне яшерү яки шәхси эшмәкәр булу.
Яңа салым режимы 10 ел эшләячәк. Физик шәхесләр һәм эшмәкәрләр шуңа күчсәләр ташламалы салым түләячәкләр: физик шәхесләр белән эшләгәндә керемнең – 4, юридик шәхесләр белән эш иткәндә 6 проценты. Төп эштән бушаган вакытта өстәмә эш башкаручыларга законсыз эшмәкәрлек эшчәнлеге белән шөгыльләнгән өчен штраф салуларыннан куркырга кирәк булмаячак. Бернинди хисап һәм декларация бирәсе юк.
Үзмәшгульле кеше хезмәтне теләсә кайда күрсәтә ала, иң мөһиме – ул Татарстанда теркәлгән булырга тиеш.
Үзмәшгуль гражданнар пенсия фондына взнос түләргә тиеш түгел. Алар булачак пенсияләрен арттыру өчен взносларны ирекле рәвештә кертәләр.
Безгә болар турында төбәк вәкиле Сафиуллина Лилия Рафаил кызы сөйләде. Без аңа берничә сорау да бирдек.
– Кемнәр үзмәшгуль дип санала?
– Репетитор хезмәте күрсәтүчеләр, бала карау-
чылар, чәчтарашлар, маникюр буенча белгечләр, тегүчеләр, фотооператорлар, тамадалар, кондитерлар, шоферлар (таксичылар), ялланган төзүчеләр, автоостаханәләр, аяк киеме төзәтүчеләр, массажчылар, компьютер яки көнкүреш приборы төзәтүчеләр, күчемсез милек бирүчеләр һ.б.
– Үзмәшгуль булырга теләүче шәхси эшмәкәр шәхси эшмәкәр эшчәнлеген ябарга һәм үзмәшгуль буларак теркәлергә тиешме? Әллә бу мәҗбүри түгелме?
– Юк, шәхси эшмәкәрлеген ябу мәҗбүри түгел. Әгәр ул ялланган эшчеләр тотмый, үз продукциясен җитештерә, ниндидер хезмәтләр күрсәтә икән, ул үзенең салым режимын үзгәртә ала. Мәсәлән, әлегә аның “Салым салуның гадиләштерелгән системасы” (УСН) икән, “Минем салым” кушымтасында теркәлгәннән соң аңа ай дәвамында салым инспекциясенә килергә һәм үзмәшгуль буларак теркәлүе һәм үзенең салым режимын үзгәртүе турында гариза язарга кирәк.
Болай эшләгәндә ул 13 процент салым түләгән “Салым салуның гадиләштерелгән системасыннан “Һөнәри керемгә салым”га күчә, моннан соң физик шәхесләргә хезмәт һәм товар хезмәте күрсәтсә 4 процент, юридик шәхесләр белән эш итсә 6 процент салым түләячәк.
– Ничә яшьтән үзмәшгульлек белән шөгыльләнергә мөмкин?
– 14 яшьтән 18 яшькә кадәр ата-аналарының нотариуста расланган рөхсәте кирәк. 18 яшьтән соң карарны үзе кабул итә.
– Әгәр керем даими булмаса?
– Үзмәшгуль кеше керем кергән айдагы эшчәнлеген генә күрсәтә. Башка айларда бернинди керем булмаса, моның сәбәбен аңлату кирәк түгел.
– Салымнарны кайчан һәм ничек түләргә?
– Шул ук кабинеттагы кушымтада керем керүгә карап салымның башлангыч суммасы билгеләнә, ә ай йомгаклары буенча салым түләргә кирәклеге турында хәбәр җибәрелә. Күрсәтелгән сумманы картадан күчереп түләргә мөмкин. Мәсәлән, үзмәшгуль кеше май аенда теркәлгән, салымның башлангыч суммасы аның шәхси кабинетына 12 июльгә кадәр килә, салымны 25 июльгә кадәр түләргә кирәк.
– Алдагы елда процентлар артмасмы?
– 10 ел дәвамында процентлар үзгәрмәячәк, законның үзендә дә 10 ел үзгәреш булмаячак дип язылган.
– Үзмәшгуль кешегә банктан кредит алырга мөмкинме?
– Үзмәшгульлеген булдырган кешеләр өчен кайбер банкларда тиздән кредитлар бирү планлаштырыла. Шәхси кабинетта керемнәр турында белешмә алып банкка тапшырырга мөмкин. Шулай ук шәхси кабинетта “Һөнәри керемгә салым”га исәпкә куелу турында белешмә алып була.
– Үзмәшгульләр продукцияләрен яки хезмәтләрен тәкъдим итә ала торган портал бармы?
– Татарстанда үзмәшгуль кешеләр “Биржевая площадка” дигән республика агрегаторына керү мөмкинлеге алдылар. Порталда алар өчен дәүләт заказлары басылачак. Хәзер товар, эшләр, хезмәтләр базарында 128 тәкъдим бар. Үзмәшгуль кешегә тәкъдимнәр җибәреп, шалтыратып вакыт әрәм итүнең кирәге юк.
– Эшләмәүче пенсионерлар үзмәшгуль дип теркәлсә, аларны социаль түләүләрдән һәм индексацияләүдән мәхрүм итәчәкләрме?
– Әгәр эшләмәүче пенсионер үзмәшгуль дип теркәлсә, эшчәнлек алып барса, пенсия фондына елга 29354 сум акча түләми икән, бу очракта ул бернинди түләүләрдән дә мәхрүм ителми. Инде пенсия фондына акча күчерә икән, бу очракта ул эшләүче пенсионерга тиңләштерелә, ә эшләүче пенсионерларның пенсияләре индексацияләнми. Ягъни ул түләүләрне алмаячак.
– Үзмәшгульлеккә күчүне тыя торган эшчәнлек төрләре бармы?
– Әгәр үзмәшгуль кеше елга 2,4 млн. сумнан артык (айга 200 мең сумнан күбрәк түгел) акча эшли икән, ул “Һөнәри керемгә салым”ны куллана алмый. Икенче төрле итеп әйтсәк, үзмәшгуль була алмый. Шулай ук үзенә эшкә ялланган хезмәткәр ала алмый, кабат сату белән шөгыльләнә, акцизлы товарлар сату, файдалы казылмалар табу һәм сату буенча эшчәнлек алып бара алмый.
– Үзеңнең коммерцияле күчемсез милекне арендага бирү керемнәре белән нишләргә? Бу салымны түләргә мөмкинме?
– Юк, күчемсез милектә кеше яшәгән булырга тиеш.
– Үзмәшгульлекне ничек рәсмиләштерергә?
– Бу бик җиңел һәм гади. “Мой налог” мобиль кушымтасы аша. Бу кушымтаны үзегезнең андроид яки смартфонга кертегез. Үзегезнең кәрәзле телефон номерын языгыз. Аннан соң күрсәтелгән номерга пароль язылган хәбәр киләчәк. Шуннан паспортны сканировать итәргә һәм үзегезне фотога төшерергә. Шуннан соң үзегезнең шәхси кабинетка керү өчен дүрт санлы пароль җыясыз. Теркәү мәгълүматларын тикшергәнне көтегез һәм кушымтадан файдаланыгыз.
Әгәр сезнең шәхси кабинет салым түләүченеке икән, теркәүне шушы кабинет аша эшләп була. Аның паролен һәм ИННны кертегез.
Үзмәшгульлекне рәсмиләштерү куркынычсызлыкны тәэмин итә – сез тынычлап эшегезне дәвам итәсез, тикшерүчеләр дәгъва белдермәячәк.
– Киңәшләрне һәм теркәлү буенча ярдәмне кайда алып була?
– Кабул итү күп функцияле үзәктә, адресы: Арча шәһәре, Галактионов урамы, 27, икенче кат.