02.08.2019 ел, №280-ФЗ Федераль закон нигезендә, корал, шулай ук ау һәм аучылык байлыкларын саклау турында гамәлдәге законнарга үзгәрешләр кертелде.
Шул ук вакытта закон буенча уклы җәя –киеренке халәттә калган элементларны беркетү механизмнары булмаган һәм аның дугасының көче 27 килограммнан артык тәшкил иткән ату коралы, ә арбалет – киеренке халәттә калган элементларны беркетү механизмнары булган һәм дугасының көче 43 килограммнан артык булган ату коралы дип билгеләде.
Әлеге үзгәрешләр буенча аучылык коралын һәм аучылык билетын саклауга һәм йөртүгә рөхсәтнамә бирелмәгән гражданнарга әлеге коралны сатуны тыю беркетелгән. Шулай ук әлеге төр коралның гомуми саны бер гражданга 5 берәмлектән артмаска тиеш.
Сатып алынган уклы җәя һәм арбалет Россия Федерациясе Милли гвардиясе гаскәрләре федераль хезмәтенең ерриториаль бүлекчәсендә теркәлергә тиеш.
Арча районы прокуроры ярдәмчесе,
юрист 1 класслы юрист Д.А. Низамов
тел. 32180