Кышкы чорында автомобиль юлларын карап тотуга карата таләпләр

2020 елның 30 июне, сишәмбе

      «Автомобиль юллары һәм юл эшчәнлеге турында» 08.11.2007 ел, №257-ФЗ Федераль законның 3 статьясы нигезендә автомобиль юлының тиешле техник халәтен саклау, аның техник торышын бәяләү, шулай ук юл хәрәкәте иминлеген оештыру һәм тәэмин итү буенча эшләр комплексы билгеләнә.

      Әлеге Законның 15 статьясы белән билгеләнгәнчә, җирле әһәмияттәге автомобиль юлларына карата юл эшчәнлеген гамәлгә ашыру җирле үзидарәнең вәкаләтле органнары тарафыннан тәэмин ителә. Әлеге таләпләр шулай ук авыл һәм шәһәр җирлекләрендә төзекләндерү кагыйдәләрендә дә бар.

       Урамнарны һәм җирле әһәмияттәге юлларны (парклардан тыш), төп урамнарны кардан чистарту 6 сәгатьтән дә артмаган срокта башкарылырга тиеш (Росстандартның 26.09.2017 ел, №1245-с боерыгы белән расланган 8.11 ГОСТ Р 50597-2017).

        Россия Федерациясе  Административ хокук бозулар турында кодексының 12.34 статьясындагы 1 өлеше нигезендә автомобиль юлларын тиешле тәртиптә тотуны оештыру чараларын күрмәгән өчен вазыйфаи затларга 20дән 30 мең сумга кадәр, юридик затларга 200 меңнән 300 мең сумга кадәр административ штраф рәвешендә җаваплылык каралган.

 

Арча районы прокуроры ярдәмчесе,

юрист 1 класслы юрист                                                                 Д.А. Низамов

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International