Мәчет – ул авылның күрке

2020 елның 29 июле, чәршәмбе

Узган шимбәдә Югары Курсада мәчет ачу тантанасы булды

Тау өстендәге бу мәчет олы юлдан ук күренеп, үзенчәлеге белән сокландырып тора иде. Ниһаять, ул да ишекләрен ачты.

– Илдус мәчетенә 2014 елда нигез салынды. Төзелеш барышында кыенлыклар да туды. Әмма изге эш тукталмады. Бик матур, затлы, зәвыклы гына түгел, уңайлы да чыкты. Ирләр, хатын-кызлар өчен намаз уку бүлмәләре, тәһарәтханә, никах, уку бүлмәләре бар. Ярдәмнәре өчен район, хуҗалык җитәкчеләренә, якын дустым Булат Шәмсетдиновка, иганәчеләр, дуслар, хезмәттәшләрем, якташларыма, шулай ук авыл халкына рәхмәтем зур. Әниемә, гаиләмә дә бик рәхмәтлемен. Мәчеткә сукмакны үлән капламасын, азан тавышы тынмасын иде, – диде аны төзетүчеләрнең берсе (икенчесе дусты Булат Шәмсетдинов) шушы авылда туып-үскән Илһам Хисамиев.

Чыннан да, мәчет искиткеч. Тыштан гына балкып тормый бу мәһабәт бина, эчке яктан да зәвык белән эшләнгән. Ул затлы мебель, йомшак келәмнәр. Люстралар гына ни тора. Тиздән никахлашучыларның бирегә дә килә башлауларына шик юк.

– Әтисен хөрмәтләп шушы Аллаһ йортын төзеткән улыма рәхмәт. Аның, авылдаш-ларымның шатлыкларын уртаклашырга бу бәйрәмгә килгән мәртәбәле кунакларга, авылдашларга рәхмәт. Мәчет төзелешенә тотынуның сәбәбе әтисе булды. Илдус соңгы вакытта мәчеткә йөри башлады. Иске мәчеткә ягылмый, салкын, туңып кайта иде. Берсендә ул: “Мәчет бигрәк суык. Җылылык кергән булса иде”, – диде. Әтисенең бу сүзләре Илһамның күңеленә кереп калган, мәчет төзетәм, дип нәзер итеп әйткән. Аның үзенең дә өч улы үсә. Алар да әтиләрен шулай хөрмәтләсеннәр иде, – диде әнисе Сөембикә ханым.

Илдус мәчетен ачу тантанасына бик күп кунаклар кайткан. Араларында танылган шәхесләр, дин әһелләре, күрше район мөхтәсибләре. Бәйрәмне район мөхтәсибе Әмир хәзрәт Миңнемуллин Коръәннән аятьләр белән ачып җибәрде. “Мәчет ул мөселманнарны берләштерүче урын булып тора. Аллаһы Тәгалә бәрәкәтле кылсын”, – диде ул. Район башкарма комитеты җитәкчесе Илшат Галимуллин котлау һәм рәхмәт сүзләре җиткерде.

–  Шундый заманнар бар иде, Татарстанда 17 мәчет кенә саналды. Хәзер Арча районында гына сиксәннән артык. Мәчетле булу бәхетенә ирешкәнсез икән, аның биргән нигъмәтенә шөкерана кылырга кирәк. Кайберәүләр намазга басарга, мәчеткә йөрергә вакыт юк, ди. Бөтенесенә дә вакыт җитә. Теләк кенә кирәк, – диде Татарстанның баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыев.

Матур теләкләр, мактау, рәхмәт сүзләре күп яңгырады ул көнне, бүләкләр дә җитәрлек иде. Ниһаять, тантананың иң матур вакыты җитте. Бөтенесе бергә азан әйтеп, кызыл тасманы кистеләр һәм мәчеткә юл ачтылар. Өйлә намазы бу көнне яңа мәчеттә укылды. Мәчет – ул авылның күрке. Мәчет төзегән кешегә оҗмахка юл әзер, диелгән. Аллаһ йорты авылның күрке булып торсын, азан тавышы беркайчан да тынмасын иде.

 

Гөлсинә Зәкиева

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International