Арча районының хөрмәтле мөселман халкы!

2020 елның 30 июле, пәнҗешәмбе

Ислам динендәге иң зур бәйрәмнәрнең берсе – Корбан бәйрәме белән котлыйм! Әлеге бәйрәмнең тарихы бик ерак гасырларга барып тоташса да, ислам традициясе, башка ил диннәре кебек, гаделлек, шәфкатьлелек, үзара ярдәмләшү сыйфатларына нигезләнгән. Корбан бәйрәме безнең күпмилләтле илебез халкы рухи мирасының аерылгысыз өлеше булып тора. Әлеге бәйрәм тормышта, матди байлыктан бигрәк, якыннарыңның, туганнарыңның игътибары һәм җылы мөгамәләсе күпкә кыйммәтрәк булуын искәртә. Бу бөек бәйрәмнең эчтәлеге нәкъ менә кешеләр мәнфәгатен кайгырту, аларны ярату һәм ярдәм кулы сузуга нигезләнгән. Ул шулай ук кечене-кече, олыны-олы итәргә өйрәтә.  

Арча мөселман оешмасы шәһәр һәм районның иҗтимагый тормышында актив катнаша. Киң рәвештә хәйриячелек, мәгърифәтчелек эшчәнлеге алып бара, гаилә кыйммәтләрен саклауга игътибар бирә, дин һәм милләтара мөнәсәбәтләрне саклауга зур өлеш кертә.

Изге Корбан бәйрәме көнендә матур ниятләребез һәм якты хыялларыбыз тормышка ашсын. Районда яшәүче һәрбер гаиләгә, йортыбызга бәрәкәт, күңелләребезгә – иман нуры, шәфкать һәм мәрхәмәт хисләре иңсен. Әлеге бәйрәм шәһәребездә һәм районыбызда яшәүче төрле дин вәкилләренең иҗтимагый бердәмлеген, татулыгын тагын да ныгытсын, һәрберебезгә иң күркәм кешелеклелек сыйфатларыбызны чагылдыруга җирлек тудырсын.

 

         Арча муниципаль районы башлыгы                                И.Г.Нуриев

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International