Йорт җиһазы — сирәк һәм зур сатып алуларның берсе. Мондый очраклар кеше тормышында берничә тапкыр гына башкарыла. Җиһаз озак вакыт кулланыла торган товар булганлыктан, газета укучыларга да аны сатып алуга бәйле кагыйдәләр кызыклы булыр дип, кайбер киңәшләрне тәкъдим итәргә булдык. Киңәшләрне ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге җитәкчесе Ләйсән Абдуллина бирде.
“Кулланучылар хокукларын яклау турында”гы федераль законның 25 маддәсе буенча, әгәр сатып алынган йорт җиһазы (мәсәлән, диван, өстәл, урындык һ.б.) рәвеше, зурлыгы, төсе, үлчәме яки тупланышы буенча туры килмәсә, аны 14 көн эчендә алмаштырырга мөмкин. Бу 14 көнгә сатып алынган көн керми. Тик алмаштырыласы товар кулланылышта булмаган һәм аның кулланучы таләпләре, фабрика ярлыклары сак-ланган булырга тиеш. Әгәр сатып алучы теләгәндә шундый ук товар сатуда булмый икән, ул сату-алу килешүен өзеп, акчасын кире кайтаруны таләп итәргә хокуклы. Һәм бу өч көн эчендә хәл ителергә тиеш.
Сыйфатлы җиһаз гарнитурлары һәм комплектлары алмаштырылмый һәм алар өчен акчасы кире кайтарылмый. Чөнки алар Россия Хөкүмәте раслаган, 1998 елның 19 гыйнварында гамәлгә кергән 55 нче номерлы кире кайтарылмый торган товарлар исемлегендә бар. Әгәр сезгә җиһазны җыелмаган рәвештә китергәннәр икән, тышкы кыяфәтен барлап, тиешле предметларның санын накладнойда язылганнар белән чагыштырырга кирәк. Җиһазда кыршылган, бәрелгән урын күренә, төсе, үлчәме сез теләгәнчә булмаса, ул очракта акт төзелеп, сәбәбе күрсәтелергә тиеш. Алда әйтелгән законның 18 маддәсендәге 1 пункт нигезендә, гарантия вакыты чыкканчы товарның җитешмәгән ягы ачыкланса, кулланучы хокуклары түбәндәгечә: ул товарны нәкъ шундый ук товарга алмаштыруны, артык акчасын алып, башка төрле модельгә алмаштыру яисә товарның җитешсез җирләрен төзәтүне, үзе төзәткән очракта чыгымнар өчен акчасын бирүне, сату-алу килешүен өзеп, товар өчен түләнгән акчаны кире кайтаруыны таләп итә ала. Әгәр сатучы белән ике арада аңлашылмаучылык килеп чыга икән, сатучы үз хисабына товарга экспертиза уздыра. Экспертиза уздырган вакытта сатып алучы да катнашырга тиеш, әгәр ул нәтиҗә белән килешми икән, эш судка кадәр барып җитәргә мөмкин. Ә экспертиза вакытында, кыршылган, ватылган урыннар товар кибеттән киткәч, сатучы җаваплылыгыннан киткәч барлыкка килгән икән, бу очракта экспертиза чыгымнарын сатып алучы күтәрә.
Килешүдә гарантия вакыты ике елдан кимрәк булса, җитешсезлекләр гарантия вакыты чыкканчы ачык-ланган һәм кулланучы товарның кимчелеге ул сатып алганчы барлыкка килгән дип исбатласа, ул сатучыга үз таләпләрен куя ала. Алда әйтелгән законның 23.1 маддәсе буенча әгәр сатучы алдан бәянең бераз өлешен алып, сатып алучыга товарны килешүдә күрсәтелгәнчә вакытында тапшырмаган икән, кулланучы вакытында тапшыруны яки түләгән акчасын кире кайтаруны таләп итә ала. Товар килешүдәге вакытында китерелмәсә, сатучы һәр тоткарланган көн өчен алдан бераз алынган акчаның яртысы процентында пеня түли. Кулланучының товар суммасын кире кайтару турындагы таләпләре сатучы тарафыннан ун көн эчендә канәгатьләндерелергә тиеш. Әгәр сатучы, җитешсезлекләрнең кулланучы тарафыннан барлыкка килгәнен дәлилли алса, кулланучы мәнфагатьләре канәгатьләндерелми.
Алган товарларыгыз төзек, уңайлы һәм сезгә озак вакыт хезмәт итә торган булсын.