Редакциягә газета укучыларыбыздан сораулар килеп тора. Пенсия белән бәйле сорауларга җавап алу максатыннан Пенсия фонды идарәсенең Арчадагы клиентлар хезмәте җитәкчесе Рузия Нурмөхәммәтова белән сөйләштек.
– Рузия Илсуровна, пенсиягә кагылышлы сорауларга Пенсия идарәсенә бармыйча да җавап алып буламы?
– Була. Пенсия күләме, стаж, пенсияне китерү көне һәм башка пенсиягә кагылышлы шәхси мәгълүматларны “Код сүзе”н кулланып, аралашу үзәгендәге 2-79-27-27 телефоны аша өйдән чыгып тормыйча гына алырга мөмкин.
– “Код сүзе”н кайберәүләр аңлап та бетермәскә мөмкин, “Код сүзе” нәрсә ул?
– “Код сүзе”н һәркем мөстәкыйль сайлый. Ул сүзне ул үзе генә белергә тиеш. Пенсия фондына мөрәҗәгать итүче “Код сүзе”н Пенсия фондының рәсми сайтындагы (www.pfrf.ru) шәхси кабинетында күрсәтә. Шулай итеп, белгеч консультацияне “Код сүзе” булганнарга гына бирә.
– Ә “Код сүзе”н ничек рәсмиләштерергә?
– Шәхесне раслаучы код сүзеннән файдалану өчен гариза кирәк булачак. Аны интернет челтәрендә шәхси кабинетта да эшләп була. Шулай ук гаризаны Россия Пенсия фондының теләсә кайсы идарәсенең клиентлар белән эшләү хезмәтенә бирергә мөмкин. Моның өчен алдан язылырга кирәк. Код сүзен рәсмиләштергәч, Пенсия фондына өйдән торып мөрҗәгать итүче башта, 2-79-27-27 телефонына шалтыратып, үзе генә белгән код сүзен әйтә һәм кызыксындырган сорауларына җавап ала.
– Күп кенә хезмәтләрне Пенсия фондына барып та тормыйча, электрон челтәрләр аша алып буласын беләбез. Ул хезмәтләрне атап үтсәгез иде.
– Пенсияне билгеләү, аны яңадан исәпләү, пенсияне алу юллары (почта аша һ.б.) турындагы гаризаларны, өйдән чыкмыйча, шәхси кабинет аша җибәрергә була. Шулай ук пенсионерларны, инвалид баланы яки беренче төркемдәге балачактан инвалидны караган өчен түләүләрне шәхси кабинет аша рәсмиләштереп була.
– Кайсы хезмәтләрне электрон челтәрләр аша хәл итеп булмый?
– Мәрхүмне күмү мәшәкатьләренә акча алу өчен гаризаны пенсия фондына килеп язарга кирәк.
– Кешедә пенсия буенча төрле сорау туарга мөмкин. Нинди киңәш бирер идегез.
– Пенсия фондына килергә ашыкмагыз, башта клиентлар хезмәтенә шалтыратып, хәлне ачыклагыз дияр идем. Бәлки сорауны Пенсия фондына килмичә дә электрон юл белән хәл итеп буладыр. Әгәр дә Пенсия фондына килергә кирәк икән инде, алдан язылырга кирәк. Шәхси кабинет аша да алдан язылырга була. Клиентлар хезмәте телефоны: 3-26-78. Безнең телефоннар: 3-00-79 һәм 3-03-79, 074.
– Аңлатуыгыз өчен рәхмәт.
Румия Надршина