Без ничек сайладык?

2020 елның 16 сентябре, чәршәмбе

Бер урынга күп кеше җыймау максатыннан, бөтен Россиядәге кебек, бездә дә сайлау көннәре итеп 11, 12 һәм 13 сентябрь билгеләнгән иде

Райондашларыбыз бу көннәрдә Татарстан Республикасы Президентын һәм муниципаль берәмлекләр депутатларын сайладылар. Сайлауның һәр көнендә дә районыбыздагы 62 сайлау участогында кеше өзелмәде. Моннан тыш, җомга һәм шимбә көннәрендә йорт яны территорияләрендә дә тавыш бирергә мөмкин иде. Һәр сайлау урынында тиешле санитар нормалар үтәлде. Катнашучыларга бирү өчен бер генә тапкыр куллана торган битлекләр, перчаткалар һәм авторучкалар әзерләнгән иде. Һәркем дезинфекция ясый торган махсус сыеклык белән кулларын эшкәртте.

Район башлыгы – беренче сайлаучы

Арча муниципаль район башлыгы Илшат Нуриев иң беренчеләрдән булып тавыш бирде. Ул 11 сентябрь көнне тормыш иптәше Гөлнур ханым белән 950нче Апаз сайлау участогында иртәнге сигездә үк беренче булып сайлады. “Ил-көннәребезнең иминлеге, район, республикабыз үсеше, туган авылымның матур киләчәге өчен лаеклы кандитатларга тавыш бирдем”, –дип белдерде ул.

Апаз сайлау участогы мәдәният йортында урнашкан. Участокта барысы 468 сайлаучы. Иң яше Инсаф Нигъмәтҗанов, ул быел сайлауларда беренче тапкыр катнаша. Ә иң өлкән сайлаучылары Рәхимә апа Миннебаевага 101 яшь. 

Сайлауга беренче булып килүчегә бүләк

“Арча” спорткомплексында урнашкан 943нче сайлау участогына 13 сентябрь көнне бардык. Иртәнге 8 тулуга ишекләре ачылды. Беренче булып сайларга Наил Галиәхмәтов килде. Ул “Водоканал-Сервис” ширкәтендә механик булып   эшли. Беренче сайлаучы буларак, аңа истәлекле бүләк тә тапшырылды. “Тормышларыбыз матур, зарланыр урыныбыз юк. Киләчәктә дә тотрыклылык һәм иң мөһиме тынычлык булсын”, – диде Наил Нәкыйпович.

“Үземне патриот дип саныйм. Республика, шәһәрем патриоты...”

Федераль университетның журналистика факультеты студенткасы Талия Төхфәтуллина быел беренче тапкыр сайлауда катнашты. Талия – Арча кызы. Беренче мәктәптә белем алган. Үз тавышын ул 943нче сайлау участогында бирде. “Гражданлык позициямне күрсәтергә телим. Хәзер сәясәт белән азмы-күпме кызыксынмаган кеше юк. Журналист ул – гади халык белән сәясәт арасындагы күпер. Үземне патриот дип саныйм. Республика, шәһәрем патриоты. Республика соңгы елларда кызу адымнар белән алга китте. Шушы темпны киметмәсен иде”, – дип үз фикерен белдерде ул. Мондый төпле фикерле яшьләребез булганда, якты киләчәгебезгә ышаныч зур.

Тиздән 100 яшен тутырачак Мәдинә әби дә сайлауларда катнашты

13 сентябрь көнне районыбызның Иске Ашыт авылында яшәүче иң өлкән кешесе сайлауларда үз тавышын бирде. Хөрмәт һәм саклану йөзеннән Мәдинә Шәрәфиеваны өенә барып сайлаттык. Битлек, перчатка, авторучка, бюллетеньнәр, тартма – барлык тиешле шартлар да үтәлгән иде. Күптән көткән кунакларын чакырган кебек, Мәдинә әби безне түргә дәште.

Ике айдан 100 яшен тутырасы әбиебез, күзлек тә кимичә укып,  үз тавышын бирде, тиешле урыннарга имзасын куйды. “Сөбеханалла” дип күзәттек Мәдинә әбине. Үткән тормышларын искә алып, бүгенге рәхәт тормышка сокланып, озаклап сөйләшеп утырдык. “Озак яшәүнең сере нәрсәдә?” – дигән сорауга, “Бер-береңә карата мәрхәмәтле булырга кирәк”, – диде ул. Яшьләргә үзе күргән авыр заманнарны кичерергә язмасын дип теләде.

“Хәзер балалар ишектән кергәч, “Здравстуй” диләр. Урыс яслесендә йөргәч, татарчага өйрәтеп булмый, ди әниләре. Без урыс яслесендә йөрмәдек. Мәскәүдә 4 ел тордым мин. Урысча белми дип куып кайтармадылар, Аллаһка шөкер. Кисмәгән урман, салмаган сал калмады”, – дип, татар балаларының телләрен бозып сөйләшүләренә борчылуын белдерде өлкән сайлау-чыбыз.

Җор телле, урынында шаяртып та алучы ихлас Мәдинә ханымның сокланырлык бер гасыр гомерен китап итеп язып була. Үз аякларында йөри, кунак килгәнне бик ярата, кирәк чакта төпле киңәшләрен бирә ул. Искиткеч моңлы тавышы белән җырлап та җибәрде Мәдинә әби. 100 яшьлек юбилеена чакырып, матур теләкләр теләп озатып калды ул безне.

Республика буенча нәтиҗәләр

Татарстан участок сайлау комиссияләре 11-13 сентябрьдә узган сайлауларның бюллетеньнәрен эшкәрткәннән соңгы нәтиҗәләр буенча, барлык сайлаучыларның 83,28 проценты Рөстәм Миңнеханов өчен тавыш биргән.

Калган кандидатларга килгәндә:

“Гадел Россия” партиясе вәкиле Альмир Михеев - 4,87 процент;

“Россия коммунистлары” партиясеннән кандидат Альфред Вәлиев - 4,64 процент;

“Роста” партиясе кандидаты Олег Коробченко - 3,58 процент; 

ЛДПР вәкиле Владимир Сурчилов 2,84 процент тавыш җыйган.

Районыбыз буенча сайлау нәтиҗәләре белән газетабызның киләсе санында таныша аласыз.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International