Хөрмәтле райондашлар, игенчеләр, авыл хезмәтчәннәре!

2020 елның 16 сентябре, чәршәмбе

Сезне зур җиңү – 2020 ел урагын уңышлы тәмамлау белән ихлас күңелдән тәбрик итәм! Арчалылар максатчан һәм нәтиҗәле эшләү үрнәге күрсәттеләр, район иминлеген, икътисади тотрыклылыкны тәэмин итүгә лаеклы өлеш кертеп 215 мең тонна икмәк җыйнап алуга иреште.

2020 елны игенчелек өчен начар килде дип әйтеп булмый. Яңгырлар да безне алай бик читләтеп үтмәде. Дөрес, бар җирдә дә тигез яумады алар. Әмма уңыш язмышын яңгырлар гына хәл итми, ул талантлы җитәкчеләрнең, менә дигән белгечләрнең, механизаторларның, комбайнчыларның, терлек-челәрнең, агрономнарның, фермерларның, башка хезмәткәрләрнең көндәлек киеренке хезмәтенә бәйле. Сезнең җиргә сакчыл карашыгыз, хезмәт сөючәнлегегез хөрмәткә һәм иң югары дәрәҗәдә танылуга лаек.

Форсаттан файдаланып, хөрмәтле игенчеләр, сезгә нык сәламәтлек, күңел җылысы, иминлек, муллык, бәхет, барлык эшләрегездә, районыбыз өчен куйган игелекле хезмәтегездә яңа уңышлар телим!

Илшат Нуриев, Арча муниципаль район башлыгы

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International