Адиләнең каләме өметле

2020 елның 16 октябре, җомга

Арча педагогика көллиятендә 4 курс студенты Адилә Әхмәтҗановага карата әдәби суд булды

Суд дигән шомлы сүзне ишетүгә, әллә нишләп куясың. Әдәби дигәне өстәлгәч кенә җиңелрәк сыман. Ярый әле әдәбият әһелләре  каты бәгырьле түгел икән, Казан каласыннан хөкем итүчеләр, яклаучылар булып кайткан язучы-шагыйрьләр кирәк җирдә тәнкыйть утына тотып, шул ук вакытта киңәшләре белән кулларын да сузды.

Адилә – Кәче кызы, башлангыч сыйныфта укыган елларында шигырьләр иҗат итә башлаган. Җыр-биюгә, иҗатка, спортка, гомумән, сәләтле кыз көллияттә инде күптән үз кеше. “Адилә 405нче төркемдә укый. Тырыш, тәртипле, аз сүзле кыз, кирәк сүзне дә тартып диярлек алырга кирәк. Әйбәт укый, үрнәк”, – дип горурланып сөйли төркем җитәкчесе Флера Шакирова.

Адилә Әхмәтҗанова быел Гариф Ахунов исемендәге премиягә дәгъва кылып, “Шигърият” номинациясендә 1 урынга лаек булды. Комиссия әгъзасы Шәфигулла Гарипов та кызның иҗаты өметле булуын ассызыклый. “Адилә конкурс-ка шактый иҗат җимешләрен тәкъдим иткән иде. Төрле темага яза ул, каләме өметле”, – дип бәяләде. Ә Арчага “Әдәби суд”ка казыя булып шагыйрә Рифә Рахман, гаепләүче – шагыйрь Рифат Сәлах, гаепләүче ягыннан шаһит “Казан утлары” журналының бүлек мөхәррире Фәнил Гыйләҗев, яклаучы – шагыйрь Ләбиб Лерон, яклау-чы ягыннан шаһит – “Казан утлары” журналының шигърият бүлеге мөхәррире Гөлзада Бәйрәмова кайткан. Әдәби суд Адиләнең “Идел” журналында басылган “Тыныш билгеләре” дип исемләнгән шигъри тәлгәшләрен тикшерүгә бәйле булды. Каты гына тәнкыйтьләделәр дә, мактадылар да Адилә Әхмәтҗанованың иҗатын. Әлбәттә, тәүге тапкыр иҗатын дөньяга чыгарган яшь каләм иясенең хаталары булмый калмый. Адиләнең йөрәксенеп үзен судка тәкъдим итәргә җөрьәт итүе үзе үк батырлык. Суд тәмамлангач, Рифә Рахман белән сөйләштек, “Суд  шуны күрсәтте: Адилә Әхмәтҗанова талантлы шагыйрә булырга, киләчәктә үсешенә өмет бар. Үзенә сүз биргәч чыгыш ясаганда ул җитешсезлекләрен тулысынча таныды, димәк, үсәчәк, өйрәнәчәк. Минемчә, ул яшьләр әсәрләрен уку белән мавыга. Аңа классик әсәрләр уку җитми. Киләчәктә шул үрнәктә үсәр дип уйлыйм. Әле Адиләнең иҗаты буенча кабат җыелырбыз, киләчәктә уңай яки тискәре  хөкемне чыгарырбыз, утырышның дәвамы булыр дип ышанам”, — дип фикерләре белән уртаклашты шагыйрә.

“Иҗатыма карата тәнкыйть күп булачагын белдем, әдәби судка әзер идем. Җитешсез якларымны күрәм, хаталар өстендә эшләячәкмен”, – дип сүз бирде Адилә Әхмәтҗанова.  Чирканчык алынды, инде суга керергә куркыныч түгел: Адиләнең илһам чишмәләре ташып, киләчәктә аның иҗат җимешләрен укып, горурланып яшәргә язсын безгә.

 

Розалия Зиннәтова

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International