Сезне һөнәри бәйрәмегез белән чын күңелдән котлыйм!
Юл төзелеше заманча икътисадның мөһим өлеше булып тора, аның ярдәмендә җитештерү һәм социаль инфраструктураның барлык тармаклары динамик рәвештә үсә. Шуңа күрә бу бәйрәм- барлык юл хезмәткәрләренә тирән хөрмәт билгесе.
Юл хуҗалыгы хезмәткәрләре үзләренең данлы традицияләрен сакларларлар һәм ныгытырлар, киләчәктә үзләренә йөкләнгән бурычларын намус һәм югары җаваплылык белән башкарырлар дип ышанам, чөнки бу өлкәдә югары квалификацияле, тәҗрибәле кадрлар, үз эшенең осталары хезмәт куя.
Чын күңелдән хезмәтегездә уңышлар, нык сәламәтлек, бәхет телим! Җирдә иң кирәкле һөнәрләрнең берсе өчен горурлык хисен беркайчан да югалтмагыз!