Авыл саен өең булсын

2020 елның 4 декабре, җомга

Бер карт үләр алдыннан улын чакырып соңгы киңәшләрен биргән. “Авыл саен өең булсын”, – дигән ул. Әтисен җирләгәч малай аптырап йөри икән: ничек инде  авыл саен йорт салып була? Аның берсен сала алсаң да ярап тора бит әле.

Яши торгач, тормыш тәҗрибәсе туплагач аңлаган бу. Зирәк ата авыл  саен дустың булсын дип әйтергә  теләгән икән...

Мактана дип әйтмәгез, мин бүген рәхәтләнеп районда авыл саен өем бар, дип әйтә алам. Урамга чыксам да танышлар очрап: “Ник килеп чыкмыйсың?” – диләр. “Бер рәхәтләнеп сөйләшеп утырыр идек”, – дип тә шалтыраталар. Мин аларга беркем дә түгел инде, югыйсә, якын иткәннәре өчен рәхмәт үзләренә. Бер күрешү бер гомер, диләр, журналист өчен мондый очрашулар үзе бер хәзинә инде ул.

Мин редакциядә эшли башлаган елларда авылга кайтып йөрдем. Күпербашка кадәр автобус белән, калган дүрт километрны ничек туры килә шулай. Яңгырлы, буранлы көннәрдә мөхәррир Ренат абый Таҗиев юлга чыгармый: “Бүген кайтмыйсың, Роза апаең өчпочмак пешергән, безгә кайтабыз!”

Ул елларда Күпербаш автобусы кеше белән шыгрым була иде. Автобустан төшүгә я Фәрит абый Хәбибуллин, я Рафис абый тотып ала: “Бу пычракта (я буранда) кайтып йөрмә, әйдә, бездә кунабыз!” Мин бу кешеләрнең мәрхәмәтлеген еш искә алам. Мәрхүмнәр инде, урыннары җәннәттә булсын.

Бервакыт бүлмәгә хәрбиләрчә киенгән, төз гәүдәле, чибәр ир кеше килеп керде. “Казанка авылыннан Миңһаҗ Низаметдинов булам, районда аучылыкны алып баручы, газетага мәкаләләр дә бирергә исәп”, – диде ул. Без аның белән уртак телне тиз таптык. Ул миннән егерме яшьләп олы, күпне күргән. 1927 елгыларны сугышка кертмәгәннәр. Әмма дошманның өнендә – Германиядә 7 ел хезмәт итәргә туры килә аңа. Штабта писер  була. Язуы бик матур иде аның, җиде класс бетергән татар егете русчаны да су урынына эчә. Хәрби хезмәттән кайткач урман хуҗалыгында хисапчы булып эшли. Руслар әйтмешли – самородок, тумыштан талантлы кеше.

Үзе дә хәрбиләрчә тәртипле кеше, башкалардан да шуны таләп итә. Бервакыт ул урманнан караңгы төшкәч кенә чыга. Үрнәк  бистәсенә килеп җитәрәк торбалар өстерәп барган бер кешене очрата. Миңһаҗ абый кораллы. “Тукта да, кәнсәләргә таба борыл!” – дип боера бу моңа. Тегенең буйсынмый хәле юк. Контора ачык, идән юучыдан башкалар юк. “Директор Фәлән Фәләнечкә шалтыраттым, – дип сөйләгән иде Миңһаҗ абый. – Йокларга яткан булган ахырысы, авыр мышнап кына сөйләште. Килде бу. Теге торба карагын сүкте, сүкте дә кайтарып җибәрде. Шуннан миңа карап: “Ты тоже хорош!” – диде.

Сүз башы “Шүрәле” иде, дигәндәй, Казанка авылындагы Миңһаҗ абыйлар йорты минем өчен икенче өемә әйләнде. Аның хатыны Фәүзия апа да үз әнием кебек тоела иде. Әле ул вакытта балаларының кайберләре мәктәптә укый, ау сезонында, башка вакытларда да кеше өзелеп тормый. Ашаганда Фәүзия апа: “Менә монысы Ильяс урыны”, йокларга ятканда “Менә монысы Ильясныкы!” – дип башка берәүне дә утыртмый, яткырт-

мый иде.

Фәүзия апа умартачылыкка укыган, колхоз умарталыгында эшләгән, үзләренең дә умарталары бар иде. Миңһаҗ абый белән Фәүзия апа кортларны битлексез карыйлар иде. Минем андый кешеләрне башка күргәнем юк.

Миңһаҗ абый алма орлыкларын җыеп бара, кыш көне урманда карны актарып шул орлыкларны чәчә. Урманнарда алмагачлар күрсәгез, алар Миңһаҗ абый утырткан агачлар булыр.

 

Ильяс Фәттахов

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International