Өчиле кызы алдынгылар сафында

2020 елның 30 декабре, чәршәмбе

25 декабрьдә Казанда республика Чыршы бәйрәме узды.

Башкаланың “Татнефть Арена” боз сараенда булган чарада Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов республиканың иң актив балаларын котлады.

Бирегә укуда, спорт ярышларында, иҗади һәм иҗтимагый тормышта үзләрен яхшы яктан гына күрсәткән укучылар, ятим, аз тәэмин ителгән һәм мөмкинлекләре чикле балалар чакырылган иде. Рөстәм Миңнеханов ихтыярыйларга (волонтер) аерым игътибар бирде. Чыршы бәйрәме кысаларында яшьләр оешмалары активистлары белән аерым очрашты. Ул ирекле ярдәмчеләргә изге гамәлләр кылырга омтылулары өчен рәхмәт белдерде һәм аларны Яңа ел белән котлады.

“Президент чыршысы”нда Арча районыннан Өчиле кызы Мирослава Шувалова да булып кайтты. Мирослава “Волонтеры Победы” Бөтенроссия иҗтимагый хәрәкәтенең Татарстан төбәк бүлеге тарафыннан сайлап алынган иде. 7 сыйныфта белем алучы кызның бу юнәлештә дистәләгән Мактау грамоталары, дипломнары һәм зур җиңүләре бар. “Әлеге җиңү безнең отрядның җиңүе дисәм дә була. Чөнки отрядтагы укучылар кулга-кул тотынып, бердәм булып, бар тырышлыкларын куеп эшли. Мирослава – отрядның лидеры. Нинди генә эш кушсаң да, барын да җиренә җиткереп башкара ул. Бик оста рәсем ясый, театраль осталыгы югары дәрәҗәдә, кул көрәше белән шөгыльләнә”, – дип уртаклашты Өчиле мәктәбе “Мәрхәмәтлек нурлары” отряды педагог-оештыручысы Венера Гарипова.

Мирослава белән дә аралаштык. Кызның шатлыгы эченә сыймый. “Республика Чыршы бәйрәменә бару минем өчен зур дәрәҗә булды. Президент белән күзгә-күз карап сөйләшү, янәшәсенә басып фотога төшү, кулыннан шундый зур бүләк алу –  чынга ашмаслык хыял иде. Рөстәм Миңнеханов һәр бала белән сөйләште, аралашу югары нотада барды. Яңа ел алдыннан Президент кулыннан айфон алуыма чиксез бәхетлемен. Мине шулай зурлаган һәркемгә зур рәхмәтемне җиткерәм”, – диде ул.      

Шундый яшьләр булганда районыбыз киләчәге һичшиксез ышанычлы кулларда. Алдынгыларны күреп, аларның тырышлыкларын бәяли белүче җитәкчеләргә дә зур рәхмәт.

Гөлнур Миннебаева

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International