Хөрмәтле арчалылар! Кадерле дуслар!

2020 елның 30 декабре, чәршәмбе

Бәхет-шатлыклары, борчу-мәшәкатьләре, хезмәт уңышлары, искә ала торган вакыйгалары, куанычлары, күңел дәртен биреп башкарган эшләре белән тагын бер ел узып бара. Йөрәкләрдә әлеге елның якты хатирәләре, онытылмас җылы истәлекләре, табышлар, югалтулар... Ни кызганыч, 2020 ел тарихка авырлыклар һәм сынаулар елы булып кереп калыр. Таҗлы вирус тормышыбызның барлык өлкәләренә тәэсир итте һәм бүген мин бу куркыныч чиргә каршы көрәштә катнашучыларга чын күңелемнән олы рәхмәтемне белдерәм.

Хөрмәтле табибларыбыз! Сезнең намуслы хезмәтегез меңләгән кешенең сәламәтлеген һәм гомерен сакларга мөмкинлек бирә. Үзенең һөнәренә тугры калып, төп бурычын кыюлык белән үтәгән һәркем алдында баш иям!

Ел каһарманнары – волонтерлар. Сезнең күңел җылыгызны биреп башкарган эшләрегез бик күпләргә яшәү дәрте, киләчәккә ышаныч бирде. Волонтерлыкның мәгънәсе, әлбәттә, яңача ачылды, пандемия чорында игелекле эшләрнең әһәмияте күп тапкырлар артты.

Быел барлык һөнәр вәкилләренә дә яңа шартларда эшләргә туры килде. Укытучылар, социаль яклау, хокук саклау органнары хезмәткәрләре, сез үз алдыгызга куелган бурычларны намуслы һәм җиренә җиткереп башкардыгыз. Сезгә сәламәтлек, иминлек, якты матур көннәр телим. Барыбыз бергә булганда төпле адымнар белән алга барырбыз, кыенлыкларны җиңеп чыгарбыз, иң катлаулы мәсьәләләрне дә хәл итәрбез, дип ышанам.

2020 ел – истәлекле вакыйгаларга бай ел. Илебез киңлекләре буйлап юбилей даталары: Бөек Җиңүнең 75 еллыгы, ТАССР төзелүнең 100 еллыгы билгеләп үтелде, Арча районы оешуга 90 ел тулды.

Игенчеләребез, терлекчеләребезнең тырыш хезмәте нәтиҗәсендә яңа уңышларга ирештек. Аллага шөкер, үзебезгә генә хас булган эш алымнарыбыз бар, яшәү рәвешебез дә һәркем сокланырлык. Ирешкән уңышларыбыз, райондашларыбызның хезмәт нәтиҗәләре, авылларыбызда, шәһәрдә барган төзелешләр, юлларыбызның төзекләндерелүе, бергәләп эшли белүебез Яңа елга аяк баскан сәгатьләрдә киләсе елга, туасы көнгә өмет-теләкләр, ышаныч уята.

Хөрмәтле якташлар!

Барыгызны да Яңа ел белән тәбрик итәм. 2021 ел иминлек, саулык-сәламәтлек, куанычлар, бәрәкәт алып килсен. Иң изге теләкләрегез тормышка ашсын!

И.Г.Нуриев,

 Арча муниципаль район башлыгы

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International