Яңа елга иренә сюрприз ясарга уйлаган

2021 елның 14 гыйнвары, пәнҗешәмбе

2021 елда Арчада беренче сабый булып кыз бала туды. Ул Алисә һәм Айнур Яковлевларның икенче  баласы

Сабый Арча район хастаханәсенең бала тудыру бүлегендә 2 гыйнвар иртәнге 5 сәгатьтә дөньяга аваз салган. Узган ел да беренче булып кыз бала туган иде. Ел дәвамында барлыгы 352 бала теркәлде.

6 гыйнвар көнне Арча хастаханәсенең бала тудыру бүлегеннән 2021 елның беренче баласын чыгардылар. Нәни Алсуны каршы алырга әти-әниләре, туганнары, апасы Азалия дә килгән иде. Алисә Кәче кызы. Сөембикә һәм Фердинанд Гыйльметдиновлар гаиләсендә бердәнбер бала.

– Алисә табиблыкка укыды, югары белем алды. Дүрт ел Арча хастаханәсендә терапевт булып эшләде, кияүгә чыкты, аннан Балтачка китте, – диде яшь ананың әтисе Фердинанд. – Анда бала табу бүлеге ябык. Шуңа бәбиләргә Казанга чыгып киткәннәр. Тик барып җитә алмаганнар, Арча хастаханәсенә тукталырга мәҗбүр булганнар. Аллага шөкер, бар да яхшы, әти-әни тигезлеге белән бәхетле бала булып үссен.

Бәхетле гаиләне район хатын-кызлар советы җитәкчесе Альмира Гатауллина, ЗАГС бүлеге җитәкчесе Фәридә Бәхтиярова, бала тудыру бүлеге җитәкчесе Рау-шания Хәсәнова, әти-әниләре котлады.

– Тагын килегез. Ике бала әле чик түгел, – диде Раушания Хәсәнова шатлыктан йөзләре балкыган Алисә белән Айнур Яковлевларга.

– Ә бала җырчы булыр, ахры, – диде шаяру катыш Альмира Гатауллина әтисе кулына тоттыруга елый башлаган һәм һич кенә дә туктарга теләмәгән балага ымлап. – Сезне сөендереп тәүфыйклы бала булып үссен.

Ә менә гыйнвар башында ук туарга “карар кылган” Әминә Арчаның үзендә яшәячәк. Әтисе Рафис Гайфуллин “Эталон” төзелеш компаниясендә экскаватор операторы булып эшли. Хатыны Чулпан декрет ялына кадәр банк хезмәткәре булган. Арча үзәгендә үз фатирларында яшиләр.

– Мин үзем Өчиледән. Чулпан Әзәктән. Алар авылына клубка баргач очраштык. Гаилә кордык. Ике улыбыз үсеп килә. Раязга – 6, Данилга 3 яшь. Күңел белән өченчесе кыз булыр дип көткән идем. Хатын тагын малай була, диде. Сер бирмәдем, ярар, бәхете белән дөньяга килсен, дидем. Кыз алып кайтсак кем дип кушар идең дип сорашканда да башка килмәде бит. Әминә, дидем, аны-моны абайламыйча. Кызыбыз булды, дигәч, 1-2 көн ышанмадым, алдыйдыр дип уйладым. Ә Чулпан миңа сюрприз ясарга уйлаган икән. Кыз буласын әйтмәгән, – диде Рафис.

Чулпан һәм Рафис Гайфуллиннарны район башлыгы Илшат Нуриев котлады, туу турында таныклык, сабыйга истәлек бүләге – беренче курчагын, әнисенә чәчәк бәйләме тапшырды. Раяз белән Данилга да бүләкләр бар иде.

Ел әнә шулай яңадан кызлардан башланды. Бәхетләре белән тусыннар, игелекле сабыйлар булсыннар.

 

Гөлсинә Зәкиева

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International