Зыян килсә йөрәк әрни...

2021 елның 22 гыйнвары, җомга

Редакциягә Яңа Кенәрдән Илфат Салихҗанов шалтыратты. “Рәхмәт, юлны чистартып торалар. Тик менә кар өелә-өелә безнең койма тагын кәкрәеп килде...”, – диде ул

Аннан сүзне дәвам итте. “Газетада “Юлга кар ташламагыз” дигән язма басылып чыкты. Юлга кар өеп, хәрәкәтне бозучыларга, тоткарлаучыларга нинди җәза бирелүе турында язгансыз. Юлны чистартканда кар өеме белән йортларга зыян китерүчеләргә нинди чара күрелүе турында да язып чыксагыз иде”.

Яңа Кенәргә юл тоттык. Яңа Кенәрдә юллар ялт иткән. Үзәктән мәктәп яныннан үтеп, Кызылармияче урамының 1нче йорты янына килеп туктадык. Йорт хуҗасы Илфат Салихҗанов та чыгып җитте. Ишегалды аша үтеп, артка бакча ягына чыктык. Дөрестән дә, кар өелә-өелә тыкрык ягындагы койма ишеге кәкрәеп килгән. Бер уңайдан хуҗалык белән дә таныштык. Абзарда атлар, бозаулар, мөгезсез кәҗәләр, арткы якта трактор, арба, сука, чәчкеч, чүп утагыч, бәрәңге сабагы ургычы... “Җәен кәҗә тәкәсенә кунакка 30 кәҗә килде!” – дип тә шаккатырды ул. Бүрәнәдән салынган җәйге өй, утын белән яга торган мунча, ял итү урыннары... Барысын да Илфат үзе эшләгән. Булышырга хәзер менә малайлары, кызлары үсеп килә. Гаиләдә 8 бала. Иң кечкенәсенә 2 яшь туласы. Олылары (икәү) Казанда. Калганнары кайсы мәктәптә, кайсы бакчада. Илфатка 54 яшь. Хатыны Ләйсән 9 яшькә яшьрәк. Икесе дә өлкәннәрне караучы социаль хезмәткәрләр. Дөрес, узган ел Илфат бу эшеннән чыккан.

Өйгә кердек. Өстәлдә өелеп торган “Арча хәбәрләре” газетасына күз төште. “Район газетасын алдырасыз икән?” – дим. “Ничек язылмыйсың инде, район хәлләрен, яңалыкларын белеп торырга кирәк!” Ә Илфат зирәк кеше, кеше хокукларын, законнарны өйрәнеп, белеп тора. Әнисенең бертуганы Гөлбәһар апа сугыш чоры баласы. “Тумыштан гарип булды, – дип сөйләде Илфат. – Безнең белән яшәде. Көннәрдән беркөнне апайның “тумыштан гарип”леген бетерделәр. Суд аша “юкка чыгарылганны” кире кайтардык. Гөлбәһар апа Арчада үз фатирында (хөкүмәт биргән) әни белән яшәде. 76 яшендә узган ел ноябрьдә вафат булды”.

Тегү машиналарына күрсәтеп, “Зиннәтбану әби, бабайның апасы, тегә иде, мине дә тегәргә өйрәтте, – диде. – Безнең әти Гаяз шкаф, сандыклар ясады”. Үзе тиктормас кешенең гадәттә балалары да кул арасына кереп эшләп үсә... Исән-сау булсыннар!

...Сүз башы карны чистар-тучыларның кеше мөлкәтенә зыян китерүләре хакында иде. Бу сорауга район прокуроры өлкән ярдәмчесе Радик Хәбибуллин болай дип җавап бирде: “Әгәр дә кеше мөлкәтенә зыян китерелгән икән, ул вакытта РФ Гражданнар кодексының 1064нче маддәсе 1нче бүлеге нигезендә зыян салучыга тулысынча зыянны каплау каралган. Үзара килешү белән зыян кап-ланмый икән, зыян күрүче судка мөрәҗәгать итә ала”.

“Участок инспекторы да килеп китте, – диде Илфат Салихҗанов. – Әмма мин гариза язмадым. Монда юл чистартучы оешмага уйларга кирәк инде, ничек кеше капка, коймасына зыян китермичә эшләп була?”

Яңа Кенәрдән Яңа Ашытка үтүче әлеге юлны кардан чистартучы “Татавтодор”ның Арча филиалы җитәкчесе Альберт Сафиев белән сөйләштек. Ул урынга барып карап, тиешле чараларны күрергә вәгъдә итте.

 

Румия Надршина

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International