Ява карлар, яңа карлар...

2021 елның 22 гыйнвары, җомга

Яратам мин ап-ак төсне. Бөтен дөнья ап-ак төсле... (Р.Миңнуллин).

Бу арада кар күп яуды. Юлчыларга эш күбәйде. Көн-төн юл чистарталар. “Татавтодор”ның Арча филиалы җитәкчесе Альберт Сафиев зарланмый: “Кар булмаса да күңелсез. Кыш карлы булырга тиеш”, – ди.

Арча шәһәре башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Ленар Йосыпов белән сөйләшәбез. “Арча урамнарын нигездә “Жилкомбытсервис” ширкәте (җитәкчесе Альберт Хәкимов) техникасы чистарта, – дип сөйләде ул. – Күп фатирлы йортлар тирәсе “Идарәче компания” ширкәте (Илдус Әһлиев) җаваплылыгында. “Татавтодор”ның Арча филиалы техникасы олы юлларда эшли. Шулай ук алар янәшәдәге Айван, Божа, Зур Бирәзә эченнән үтүче юлларны да чистарталар. Буранлы көннәрне, бураннан соң эш күп була. Берь-

юлы барысын да чис-тартып бетереп булмый. Техника ялларга туры килә. Халыкка да теләкләр бар: капка төбендәге карны юлга ташламаска, машиналарны карны чистарту техникасына комачауларлык итеп теләсә кайда калдырмаска кирәк.

Ә авылның эчке урамнары – авыл җирлекләре карамагында. 20 гыйнварда Арчаны махсус карап чыктык, әмма кардан чистартылмаган урамнарга тап булмадык. Авылларда да йөреп торабыз.

– Арча эчендә Теләче юлыннан Арчаның крахмал тавына кадәрге юлны без карап торабыз, – ди Альберт Сафиев. – Безнең карауда – төбәк, федераль юллар. Рәхмәт район җитәкчелегенә, аңлашып эшлибез. Кар чистарту мәсьәләсендә проблемалар юк. Техника, эшче көчләр җитә. Безнекеләр төнлә дә юлда...

Без социаль челтәрләр-дәге битләребездә  юлларны кардан чистарту буенча фикер-тәкъдимнәрегезне языгыз дип халыкка мөрә-җәгать иттек. Фикерләр күп булды, рәхмәт. Берәү дә “юлларны чистартмыйлар” дип язмады. Шулай да “...сез канәгатьме?” дигән сорауга “Юк!” – дип җавап бирүчеләр бар. “Күп авылларда карны бер җиңел машина да көчкә сыярлык итеп чистарталар, хәвеф-хәтәр булса, Аллам сакласын! Без авыллардан чүп җыябыз. “КамАЗ” керә алмый, юллар тар”, – дип яза Равил Саттаров. Алия Галиева: “Машина белән мәктәп баласы бергә туры килсәләр дә юлга сыймыйлар”, – дип яза. Ә менә Яңа Кенәрдән Исмәгыйль Мөхәрләмов: “Шәхсән мин канәгать, – ди. – Мин иртән тернәкләнеп чыкканчы, урамнарны чис-тарткан булалар инде...”. Арчадан Рәмзия Хәмидуллина: “Безнең Завод урамы чис-тартылып тора. Бик зур рәхмәт”, – дип, канәгатьлек белдерә. Мөрәледән Гөлсөя Туктарова: “Бездә юллар чистарту бик әйбәт куелган. Каты бураннардан соң төнлә дә эшлиләр. Намуслы, эшен җиренә җиткереп эшләүче Фәрхулла Җәләлетдиновка бик зур рәхмәт. Исән-имин эшләсен!” – дип тели. Яңа Кырлайдан Фаил Нуруллин: “Яңа Кырлайда юллар самолет төшеп утырырлык итеп чистартылып тора. Аллага шөкер, күзләр генә тимәсен!” –дип шөкер итә. Илсөя Соколова: “Арчада урамнар бик чиста. Рәхмәт хуҗаларга, эшчеләргә!” – дип, үзенең фикерен белдерә. Югары Пошалымнан Гөлгенә Гыйниятова: “Пошалым ягында әйбәт чистарталар. Аллага шөкер, рәхмәт!”. Наил Минһаҗев: “Ял көнне Югары Масрага кайткан идек. Юллар чиста. Молодцы, чистартып торалар!” – ди. Хәтта Фәнис Минһаҗев Шушмабашта юл чистартканнарын видеога төшереп җибәргән.

Юл чистарту ул чыгымнар сорый торган хезмәт. Ташкичү авыл җирлеге башлыгы Фәһим Фәйзуллин: “Урамнарны кардан чистарту бюджет акчасына башкарыла, – дип сөйләде. – Әмма ул аз. Махсус техникасы да юк. Без алдан җирлектәге техникасы булган авыл хуҗалыгы ширкәтләре белән килешү төзеп куябыз. Техникасы, акчасы җитсә, авыл юллары киң итеп чистартылыр, бар халык канәгать булыр иде. Әмма бездә чистартылмый калган урамнар юк”.

– Кар булмаса, безнең дәрәҗә төшеп бетәр иде, – дип шаярта “Татавтодор”ның Арча филиалында грейдерда эшләүче Рамил Гайнетдинов. – Бүгенге юлларны элекке еллардагы белән чагыштырып булмый. Буранда батып ятулар, юлда кунулар юк ул хәзер. Төнлә дә юлларны чистартып торабыз. Уңайлы, куәтле Америка техникасында эшлибез.

 

Румия Саттарова

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International